25 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәнең Күәмендә – экологик викторина
Күәм урта мәктәбендә экологик атналык кысаларында укытучы Айсылу Гыйззәтова укучылар белән экологик викторина үткәрделәр. Викторинаның сораулары кошлар, балыклар тормышына ...багышланган иде. "Әлеге чара балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы булды. Без дә кызыксынып карап утырдык, арытмады, укучыларның активлыгы бик ошады...",- диләр "Ашыт" тыюлыгының инспекторлары Рәшит Әхмәтҗанов, Гөлнара Абдрахманова. Билгеле инде...
-
Иң сөтле сыерлар - Әтнәдә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек мәгълүматларына караганда, республикада узган тәүлектә 3042,4 тонна сөт савып алынган. Бу узган елның шушы көне белән чагыштырсак 155,9 тоннага күбрәк. Алдагы тәүлеккә караганда да артым күзгә күренә - 2,7 тоннага күбрәк сөт савып алынган. Сөт җитештерү күрсәткечләре буенча Әтнә, Саба, Мамадыш, Балтач, кукмара районнары алда...
-
Әтнә укучыларына да кагыла
Һава температурасы сизелерлек салкынайту сәбәпле, әти-әниләр сорау алдында калды: баланы мәктәпкә җибәрергәме? Исегезгә төшерәбез, канун буенча шәһәр мәктәпләрендә һава температурасы - 25 градустан (авылда - 23) түбән төшкән очракта башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. 5-9 сыйныф укучылары мәктәпкә бармасын өчен һава температурасының шәһәрдә - 27, авылда -25 градустан...
-
Олы Әтнә мәктәбе укучылары җырлый (видео)
-
Әтнәдә дә бензин бәясе артачак
Хакимият фаразы әнә шундый уйга этәрә. РФ Хөкүмәте вице-премьеры Аркадий Дворкович бензин бәяләре буенча үз фикерен белдерде. Агымдагы ел башыннан Россия территориясендә автомобиль ягулыгына яңа төр акцизлар гамәлгә керде. Барыннан да бигрәк ставкалар экологик класслы"Евро-4" бензинына үсте. Хәзер һәр тонна ягулык өчен нефтьчеләр дәүләткә 10500 сум бирәләр, бу бер ел...
-
Әтнәдә юл һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән
Узган ялларда Әтнә- Каменка юлының 5 километрында "Мазда " һәм "Ваз" автомобильләре катнашында юл һаләкәте теркәлде. Тиешле тизлек сайланмау нәтиҗәсендә 4 кеше тән җәрәхәтләре алып, Арча хастаханәсенә озатылды. Зыян күрүчеләр арасында балигъ булмаган яшүсмер дә булуы бигрәк тә аяныч. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер кат машина йөртүчеләрнең исенә төшерә:...
-
Әтнә районында “Себер язвалы” 36 үләт базы бар
Татарстанда «Себер язвалы» үләт базларының яңа картасын төзиләр. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. Республикада барысы 807 шундый баз бар. Бу базларны һәрдаим күз уңында тотарга кирәк. Авыру споралары туфракта уннарча ел яшәргә сәләтле. Җир асты сулары белән югары күтәрелеп, үсүче үләннәргә иярергә мөмкин. Аны ашаган терлек үлә - чөнки...
-
Әтнәдә 31 градус булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән бераз кар ява, томан төшү ихтималы бар. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Татарстанда көндезге һава температурасы көнбатыш районнарда - 17-22, көнчыгышта 10-15 градус салкын булачак. Казанда - 19-21 градус салкын...
-
Әтнәдә татар теле укытучылары өчен семинар узды
«Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе" базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды. Семинарның темасы катлаулы, әмма шул ук вакытта колакны заманча яңгырашы белән иркәләде. Яңа федераль белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру дип аталды. Башта татар теленнән һәм...