Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә юл һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән

Узган ялларда Әтнә- Каменка юлының 5 километрында "Мазда " һәм "Ваз" автомобильләре катнашында юл һаләкәте теркәлде. Тиешле тизлек сайланмау нәтиҗәсендә 4 кеше тән җәрәхәтләре алып, Арча хастаханәсенә озатылды. Зыян күрүчеләр арасында балигъ булмаган яшүсмер дә булуы бигрәк тә аяныч. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер кат машина йөртүчеләрнең исенә төшерә:...

Узган ялларда Әтнә- Каменка юлының 5 километрында "Мазда " һәм "Ваз" автомобильләре катнашында юл һаләкәте теркәлде. Тиешле тизлек сайланмау нәтиҗәсендә 4 кеше тән җәрәхәтләре алып, Арча хастаханәсенә озатылды. Зыян күрүчеләр арасында балигъ булмаган яшүсмер дә булуы бигрәк тә аяныч. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре тагын бер кат машина йөртүчеләрнең исенә төшерә: юл йөрү кагыйдәләренең 2.6 маддәсе нигезендә, юлда вак авария булган очракта һәм машина хуҗаларының берсе үз гаебен таныса, авариянең схемасын төзеп һәм фотога төшереп, ЮХИДИ яки Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Бу юлда тоткарлыклар булдырмау максатыннан һәм вакытны экономияләү өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев