Әтнә таңы

Әтнәдә дә уракка төштеләр

2014 ел урагына беренче булып "Дусым" хуҗалыгы төште.

4 августка "Дусым" 274 гектар мәйданда арыш суктырып, 7603 центнер уңыш җыеп алды. Чыгышы һәр гектардан уртача 27,7 центнер тәшкил итә. "Ленин" да барысы 2640 центнер уңыш җыеп алган, уртача уңыш - 22 центнер/гектар тирәсе. Арыш "Таң", "Мәңгәр", "Шахтер", "Тукай" амбарларында да урын алды.

Көзге бодай районда күп мәйдан биләми. 480 гектарда үскән көзге бодайның 349 гектары теземнәргә салынды инде. Бу культураның уртача уңышы һәр гектардан 31,2 центнер. Ә "Ленин"да 35 центнер/гектардан артык!

4 август көнне "Ленин"ның Эшкәтә авылы янындагы арыш басуында, комбайнчылар янында булдык. Игенчеләрнең күңелләре күтәренке.

- Елына күрә яхшы уңышка өметләнәбез... Тик баштарак, кирәк вакытта яңгыр булмады бит, - диләр.

Ә гомумән алсак, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган сводка нәтиҗәләре түбәндәгечә.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - эшләргә тиеш барлык, өченче - 4 августка суктырылган мәйданнар (гектарларда), дүртенче - суктырып алган барлык ашлык (центнерларда), бишенче - уртача уңыш (центнер/гектарда)

Дусым 1730 350 9556 27,3

Күңгәр 1045 - - -

Күшәр 934 - - -

Реклама

Ленин 3648 223 6273 28,1

Таң 2672 40 720 18,0

Мәңгәр 1935 50 1021 20,4

Ташчишмә 1070 - - -

Шахтер 3026 210 3679 17,5

Уңыш 1900 - - -

Тукай 3617 200 3692 18,5

Районда 21577 1073 24941 23,2

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында сулдан уңга игенчеләр Айдар Шакиров, Айдар Сабирҗанов, Фердинат Сабирҗанов, Рамил Хөснетдинов ял вакытында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: урак2014
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: