Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә музыкаль студия булырмы? Роликлар кайтырмы...

Кичә "Ашыт" спорт һәм мәдәни үзәгендә укучыларыбызның фикерләү дәрәҗәсенә сокланып кайттым.

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы «Автобус 14-30» акциясен башлап җибәрде. Кичә ул Әтнәдә булды. Әлеге очрашу барышы хакында хәбәр иткән идем. Бүген дә шул хакта уйлап йөрим.

«Автобус 14.30» акциясе ни дә булса үзгәртер дә, яшьләребез өчен бар мөмкинлекләр тудырылыр дип уйламыйм. Әмма мондый кара-каршы эчкерсез сөйләшүләр кирәген аңлаган министрлыкка, яшьләр белән яшьләрчә аралаша белгән министрның беренче урынбасары Тимур Сөләймановка, аның белән автобус акциясендә катнашучыларга рәхмәттән башка сүз юк.

Укучылар безгә, җитәкчелеккә үз фикерләрен әйтеп, аларны дәлилләп сөйләделәр. Аларга музыкаль студия кирәк. Аларга парктта шөгыльләнергә скейп, роликлар җитми, иҗади атмосфера, кара-каршы утырып сөйләшү мәйданчыклары турында хыяллана алар. Аларның  блогерлар буласы килә. Аларның үз рәссамнары бар.  Аларның киләчәге бар...

 

Тулы язма - газетада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев