Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә рейдлар узачак

Татарстанның Әтнә муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының надзор эшчәнлеге бүлеге янгын вакытында кешеләр үлемен һәм травма алуны киметү , янгын чыккан очракта янгын машиналарының һәм махсус техниканың җәмәгать, административ һәм торак йорт биналарга тоткарлыксыз үтүен булдыру максатыннан махсус чаралар уздыра. Бу уңайдан, Әтнә районы территориясендә янгын машиналарының йорт...

Татарстанның Әтнә муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының надзор эшчәнлеге бүлеге янгын вакытында кешеләр үлемен һәм травма алуны киметү , янгын чыккан очракта янгын машиналарының һәм махсус техниканың җәмәгать, административ һәм торак йорт биналарга тоткарлыксыз үтүен булдыру максатыннан махсус чаралар уздыра. Бу уңайдан, Әтнә районы территориясендә янгын машиналарының йорт тирәсе территориясенә тоткарлыксыз узу, керү юлларына автоматик шлагбаумнар кую, янгын чыккан очракта махсус техника үтү өчен аларның оператив рәвештә блокировкадан алыну мөмкинлеген тикшерү өчен рейдлар узачак. Үтү юлларында тиешсез урында таләпләргә туры килмәгән шлагбаумнар яки транспорт чаралары куелган очракта гаеплеләргә карата административ чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев