Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә семинарлар дәвам итә

Соңгы берничә елда районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешүе барыбызга да мәгълүм. Аеруча терлекчелектә яңа технологияләр куллану, даими һәм төпле фәнгә корылган хезмәт үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. Хуҗалыкларда яңа фермалар калкып чыга, яңа зур егәрлекле тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары булдырылды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә һаман да эзләнү, яңалыклар булдыру...

Соңгы берничә елда районыбызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә зур уңышларга ирешүе барыбызга да мәгълүм. Аеруча терлекчелектә яңа технологияләр куллану, даими һәм төпле фәнгә корылган хезмәт үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә башлады.

Хуҗалыкларда яңа фермалар калкып чыга, яңа зур егәрлекле тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары булдырылды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә һаман да эзләнү, яңалыклар булдыру буенча семинарлар, конференцияләр, фән эшлеклеләре белән очрашулар, тәҗрибә уртаклашу кебек чаралар еш булып тора. Максат - заманадан артта калмау, икътисадны ныгыту, шул нигездә эш шартларын җиңеләйтү һәм тиешле хезмәт хакын түләү. Менә шушындый мәсьәләләрне үз эченә алган семинарларның "Күңгәр"дә бер дә булмавы сәеррәк тоела иде. Заманында республика семинарлары уздырылган хуҗалык бит ул. Ниһаять биредә дә зур семинар үтте. Семинарда район башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович Хәкимов, аның урынбасарлары, район башкарма комитеты һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, мал табиблары, зоотехниклар катнашты.

"Күңгәр" җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов фермадагы яңа торак белән таныштырды. "Бу ферманы кыска срокларда эшләдек, озынлыгы - 192 метр, киңлеге - 21 метр. Әлегә 350ләп, ә барысы якынча 600 баш терлек урнаша ала", - диде. Монда таналарны ясалма каплату өчен махсус урын булдырганнар. Торакның икенче башында бозаулату урыны да бар. Бу вакытта каплата торган таналарның яше буенча игътибарга лаек сорау яңгырады. Хуҗалык зоотехнигы аларның 18 айлык булуы турында әйтте. Әлбәттә, Әтнә районы өчен бу зуррак срок. Хәзер күп хуҗалыкларда таналар 13-14 айда каплана, ә моның өчен тана бозауның туган көннән үк көнлек үсеше 800-850 грамм булырга тиеш. Менә шундый фермаларны булдыру һәм шундый технологияләрнең максаты - эшләүченең хезмәтен җиңеләйтү, терлек өчен уңайлы мөхит булдыру һәм югары үсеш алу. Язманың тулы вариантын газетадан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев