Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә: “Тиздән тәмамлыйбыз”

Татарстанда урып-җыю тиешлегә карата 78 процент мәйданнарда башкарылды.

Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының 27 августка биргән оператив сводкасында шулай диелә. Уртача уңыш - гектарыннан 21,3 центнер тәшкил итә. Барысы 2594,6 мең тонна, соңгы көнне 86,3 тонна бөртекле суктырылды. Районнар күрсәткеченә күз салыйк.

Бу көнгә районда тиешле мәйданнарның 84 процентында урып җыелды. 20,2 мең гектарның тагын 3,2 меңен суктырасы кала. Барысы 50,2 мең тонна, соңгы көнне 2,4 мең тонна ашлык җыеп алдык. Әлегә уртача уңыш - һәр гектардан 29,5 центнер! Яхшы эшләүчеләрнең берсе - "Шахтер" хуҗалыгы.

- Бүген-иртәгә тәмамларбыз дип өметләнәм, 140 гектар мәйдан биләгән соңгы басуга кердек, - ди хуҗалык җитәкчесе Әнәс Хәкимов.

Комбайнчылар Мәсхүт Хәкимуллин, Шәүкәт Мөхәммәтҗанов, Мәсхүт Гыйззәтуллин, Данил Мөхәммәтшин , Равис Гыйлаҗетдинов, Данис Хөснетдинов, Рүзәл Ногманов, Илгиз Камалиев һәм Анатолий Морозов, җитәкче сүзләре белән әйтсәк, барысы да тырышлар. Берсен дә аерым мактарлык түгел. Басуда барысы тугыз - 4 "Тукано", 1әр "Мега", "Дон" һәм "Нива", яңа алган 2 "Палессе" комбайны эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев