Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа азык цехы ачылды

"Шахтер" күмәк хуҗалыгында шушы көннәрдә яңа азык цехы ачылды. Фәридә ФИЛАТОВА Авыл хуҗалыгында терлекләрне тәрбияләүнең тулы бер циклны тәшкил иткән технологиясе бар. Аңа беренче чиратта терлекләрне ашату, алар өчен уңай шартлар булдыру керә. Терлек иркендә йөрергә, кирәк вакытта ашарга, ул торган урын һәрвакыт чиста булырга тиеш. Яңа гына " Күңгәр"...

"Шахтер" күмәк хуҗалыгында шушы көннәрдә яңа азык цехы ачылды.

Фәридә ФИЛАТОВА

Авыл хуҗалыгында терлекләрне тәрбияләүнең тулы бер циклны тәшкил иткән технологиясе бар. Аңа беренче чиратта терлекләрне ашату, алар өчен уңай шартлар булдыру керә. Терлек иркендә йөрергә, кирәк вакытта ашарга, ул торган урын һәрвакыт чиста булырга тиеш. Яңа гына " Күңгәр" күмәк хуҗалыгында ачылган бозаулату торагы да шуның ачык мисалы. Ә менә " Шахтер" да ачылган азык цехы исә терлекләр өчен тиешле азык булдыруны тәэмин итәчәк. Тиешле керем алу өчен билгеле, иң беренче ашатуга зур игътибар бирелә. Ул иң беренче чиратта баланслы булырга, макро, микро элементларга бай булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Мул продукция, югары үсеш алу өчен азык граммына хәтле үлчәнеп, тиешле микъдарда бирелергә тиеш. Яңа ачылган азык цехы әнә шул таләпләрне күз алдында тотып төзелгән дә. Биредә моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Азыкны граммына хәтле төгәллек белән үлчи торган махсус үлчәүләр дә куелган биредә. Һәр кирәкле продукта тиешле микъдарда үлчәнеп, дозаторларда әзерләнә. Цехтан чыккан азык тракторга тагылган махсус миксерда, тиешле күләмдә сенаж яки печән кушылганнан соң кимендә 30 минут болгатылып, монокорм буларак һәр терлеккә барып җитә. Билгеле, бу азык терлекнең төренә карап билгеләнә, сөт ташлаган сыерларга аерым, таналарга аерым, бозауларга аерым. Тик шунысы бар, азык элеккечә ничек туры килә - бер малга күбрәк, бер малга азрак итеп бүленми, рацион белән ашатырга мөмкинлек бирә. Әле кайчан гына мондый технологияләрне чит илдә генә күрергә мөмкин иде. Аларда инде бу күптән кулланыла. Ходайның рәхмәте, хәзер безгә дә килеп җитте.

"Шахтер" да цех төзелеше җәй көне башланып киткән иде. Кыска гына вакыт эчендә ул аякка да басты. Азык цехында барысы да компьютерлаштырылган. Биредә бары ике кеше хезмәт куячак. Малларга ризык үзләрендә җитештерелгән продукциядән әзерләнә. Мондый технологиянең төп максаты - көнгә һәр терлектән 1000 граммга кадәр артым алу , көнлек сөт җитештерүне кимендә 25 тоннага кадәр җиткерү. Яңа азык цехы ачылу әлеге максатка ирешүдә бер ыргылыш булып тора. Әлеге цехны аякка бастыруда, биредә эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруда хуҗалыкның үзеннән тыш, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм ветеринар хезмәте оешмасының да өлеше бик зур. Максатка әнә шулай бердәм булып омтылганда гына уңышка ирешүгә өмет зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев