Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ялгыз каз тавышы

Яз якынлашуга табигатьтә үзгәреш башлана. Урманнан тукранның "җеп каткан" тавышы килә башлый. Козгын, ала карагалар оя кору хәстәрен күрә башлыйлар. Беренче кара каргалар килә безнеең якларга. Һәр җан иясенә яз шатлыгы килә. Өлкәннәр дә капка төпләренә чыгып гөп кора башлый, табигатькә хозурланып. Күңелләргә сагыш, моң салып кыр казлары, торналар безнең...

Яз якынлашуга табигатьтә үзгәреш башлана. Урманнан тукранның "җеп каткан" тавышы килә башлый. Козгын, ала карагалар оя кору хәстәрен күрә башлыйлар. Беренче кара каргалар килә безнеең якларга. Һәр җан иясенә яз шатлыгы килә. Өлкәннәр дә капка төпләренә чыгып гөп кора башлый, табигатькә хозурланып. Күңелләргә сагыш, моң салып кыр казлары, торналар безнең якларга юл ала. Әмма ялгыз кыр казы моңсуланып очканда күңел тулып, күзләргә яшь килә. Язның матурлыгы югалган кебек була. "Әй кеше! Ник атасың ул мескен кошларга!" - диеп кычкырасы килә. Табигать-анабыз да үпкәлидер кешенең бу явызлыгына.. Күпме су басулар, яшеннәр зыян сала, бозлар явып күпме зыян килә. "Чибәр күл" хәвефләре, җир тетрәүләр... барысы да Табигать-ана рәнҗүедер кешегә.

Бу изге рамазан аенда күңелләргә шәфкать иңсен иде. Әле рәхмәт, "Ашыт" тыюлыгында мылтык тавышы юк диләр. Башка урыннарда да яз көне ату тавышы ишетелмәсен, моңсу каз тавышы килмәсен иде. Төркем башлыгы атылса, ул төркемдәге казлар һәлак була икән.

Кайсы якка очасың дип

Кыр казыннан сорадым.

Ул кычкырып җавап бирде,

Мин утырып еладым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев