Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә янгын куркынычсызлыгына өйрәттеләр

Янгын куркынычсызлыгына бәйле рәвештә мәктәпләрдә махсус очрашулар оештырыла. Хәмит НӘКЫЙПОВ - Максатыбыз - балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү, - ди күзәтчелек эшчәнлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин. Бу уңайдан МЧСның Әтнә бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Гиндуллин белән Бәрәзә, Бәрәскә, Күңгәр, Олы Әтнә, Түбән Көек, Олы Мәңгәр мәктәпләрендә укучы балалар белән очраштылар. -...

Янгын куркынычсызлыгына бәйле рәвештә мәктәпләрдә махсус очрашулар оештырыла. Хәмит НӘКЫЙПОВ - Максатыбыз - балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү, - ди күзәтчелек эшчәнлеге инспекторы Артур Рәхмәтуллин. Бу уңайдан МЧСның Әтнә бүлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Гиндуллин белән Бәрәзә, Бәрәскә, Күңгәр, Олы Әтнә, Түбән Көек, Олы Мәңгәр мәктәпләрендә укучы балалар белән очраштылар. - Мәктәптә янгын куркынычы була калса, кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итеп, утсүндергеч куллану һәм эвакуацияләү буенча махсус дәресләр уздырдык, - диделәр. Монда янгын сүндерүчеләргә хәбәр бирү тәртибен дә өйрәттеләр. Бу хакта язган идек инде: хәтта өлкәннәр дә телефоннан тулы адресларын, авыл исемен, йорт номерын, үзләре турында төгәл мәгълүматлар бирергә оныталар. Фаҗига вакытында үзеңне ничек тотарга, әле башланып кына килгән янгынны ничек сүндерергә кирәклеген дә аңлаттылар. Янгын хезмәтенә 365 ел булды. Бу уңайдан укучыларга видео күрсәттеләр, аларны шушы хезмәткә тарту җәһәтеннән дә үзенчәлекле профилактика үткәрделәр..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев