Әтнәдә юллар тайгак, сак булыгыз!
Кышның язы килде районыбызга. Көн җылытты, пыскак яңгыр үз эшен эшләде, аяк аслары урыны-урыны белән сулы, урыны-урыны белән тайгак. Бүген, 22 декабрьдә, иртән һәм көн дәвамынңа юлларда көчле бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил иткән көчле җил исә, буран чыгу ихтималы да бар, диләр синоптиклар. Буран вакытында күз...
Кышның язы килде районыбызга. Көн җылытты, пыскак яңгыр үз эшен эшләде, аяк аслары урыны-урыны белән сулы, урыны-урыны белән тайгак.
Бүген, 22 декабрьдә, иртән һәм көн дәвамынңа юлларда көчле бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 15-17 метр тәшкил иткән көчле җил исә, буран чыгу ихтималы да бар, диләр синоптиклар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак., дип кисәтә белгечләр. Һава температурасы 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр суытырга да мөмкин. Казанда 1-3 градус җылы булыр дип тә фаразланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев