Әтнәдәге өч яшьлек бала хәтере

Җиңүнең 70 еллыгы Бөек Җиңү көне якынлаша. Сугыш беткәнгә дә 70 ел вакыт үтте. Ә башланган елны миңа - 3 яшь, энемә 1 яшь була. Әтием хәрби хезмәт срогын тутырып кайтырга җыйналган көннәрдә сугыш башлана. Без әнием белән Олы Өшкәтә авылына әниемнең әнисе, әбигә кайтып яши башладык. 1941 елның кышы...
Җиңүнең 70 еллыгы Бөек Җиңү көне якынлаша. Сугыш беткәнгә дә 70 ел вакыт үтте. Ә башланган елны миңа - 3 яшь, энемә 1 яшь була. Әтием хәрби хезмәт срогын тутырып кайтырга җыйналган көннәрдә сугыш башлана. Без әнием белән Олы Өшкәтә авылына әниемнең әнисе, әбигә кайтып яши башладык. 1941 елның кышы бик салкын килә. Әнә шундый суык бер көндә әниемне Әтнә районы комиссариатына чакыргач, әниемнең елавын һич онытмыйм, "Әтиегезгә бер хәл булгандыр, кара кәгазь алыргадыр", диеп уйлап Әтнәгә чыгып китте ул. Әнием бик оста тегүче иде, үзебез яшәгән авылларда (Бәрәскә һәм Комыргуҗа авыл халкына бик таныш ) шуның өчен әниемне хәрби исәпкә алып, хәрбиләргә кием тегү өчен Әтнәдәге "Чаткы" исемендәге тегү артеленә урнаштыралар. Энем яшь булу сәбәпле, комиссар материалларны өйгә алып кайтып тегәргә рөхсәт бирә. Бер атна эчендә тегәсе, кышкы чорда сырган чалбар, телогрейка материалларын күтәреп, Әтнәдән Өшкәтәгә кайта әни. Кич утырып та, көндез дә тегә, кичке якта лампага керосин күп китә дип, кечкенә шешәгә мамыктан пилтә ясап, шуның яктысында кич утыралар. Күрше апалар солдатларга носки-бияләй бәйләргә керәләр, һәркемдә лампа юк. Кичке ашны да чыра яндырып ашыйлар. Яз чыкканда ашар өчен бәрәңге бетә, ә җәй көне - үлән. Әнием әтигә хат язганда "Үлән ашыйбыз", диеп язган. Әти:" Анда үлән бар, монда бар да яна, сугыш бетәр, ничек тә үзегезне, балаларны сакла, җиңү белән кайтырбыз", - дип яза. Ул елларда һәркемгә кайда да авыр иде. Әтием өч сугышта катнашып, II-III җәрәҗә "Дан" ордены, өч "Батырлык өчен" һәм күп кенә медальләр белән кайтты. Әтиләр кайтса да, вагон-вагон икмәк төяп кайтмадылар, аларга да авыр иде. Әтием 59 яшендә вафат булды. Бернинди ташламалар да күрмәде. 1974 елның 8 май көнне вафат булып, 9 май көнне җирләдек. Шул елны бер ирләр күлмәге бүләк итеп бирелгән, аны да үлчәп бирмәгәннәр. Илебез бик авырлыклар кичергән, ул сугыш җимерекләрен ничек төзеп бетергәндер халкым. Ветераннарның күбесе юк инде, урыннары җәннәттә булсын.Калган буынга сугыш афәтләрен күрергә язмасын. Сугыш елы балаларына да 80 яшь тула. Бүгенге тормышыбыз бик рәхәт, картлык көнебездә бар да бар, һәр ай пенсиябез килеп тора, өйләрдә - газ, су; телефон кергән, кибет тулы ризык. Яшь олыгайса да, бу дөньяны ташлап китәсе килми. Еллар гына тыныч булсын, Украинадагы вакыйгаларны карап гыйбрәт алып, бар нәрсәгә риза булып яшәүгә ни җитә. Илебез башлыкларына сәламәтлек биреп, тыныч яшәргә язсын. Без - сугыш елы балалары, диеп зарланмыйк! Һәркайсыбыз 15-20 мең сум пенсия алып яшибез. Киләчәк буынга, оныкларыбызга сугыш афәтен күререгә язмасын, һәркайсыбыз шушы теләктә булыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 21:253 мартка һава торышы һәм ай календаре 3 мартка һава торышы һәм ай календаре.5600
-
2 март 2021 - 20:17Ни өчен кер юа торган машинага целлофан пакет салалар? Кер машинасындагы чәчләр, тузан, йон магнитланган кебек пакетка ябышып кала.10700
-
2 март 2021 - 19:13Татарстанда 83 меңләп кешегә Covid-19 инфекциясеннән вакцина ясалды Препаратның икенче компоненты белән 20 меңнән артык пациент прививка ясатты.3100
-
2 март 2021 - 18:07Салават Фәтхетдинов иҗтимагый башлангычта мәдәният министры киңәшчесе итеп билгеләнде ТР Мәдәният министры Ирада Әюпованың дүрт киңәшчесе барлыкка килгән.5000
-
2 март 2021 - 17:02"Укы һәм кайтар!" 3 - 15 мартка кадәр Әтнә үзәк китапханәсендә "УКЫ ҺӘМ КАЙТАР! " акциясе игълан ителә.4600
-
2 март 2021 - 16:40Танылган мәдәният хезмәткәре бүген котлаулар кабул итә Бүген Ары авылы аксакалы, мөхтәрәм кешесе, үзенең 50 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган Татарстанның һәм Россиянең Атказанган мәдәният хезмәткәре Әхмәтҗанов Гәрәфетдин Сәләхетдин улының туган көне.16000
-
2 март 2021 - 15:02Татарстанда тагын 53 кеше коронавирус йоктырган 32 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана.5300
-
2 март 2021 - 13:55Татарстан Республикасында хәбәр итү системасын тикшерү уздырылачак 3 и 4 марта в Республике Татарстан пройдет проверка системы оповещения населения.5500
-
2 март 2021 - 13:15Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте4600
-
2 март 2021 - 12:06Ана капиталыннан айлык түләү алу өчен кабат гариза кирәк була Коронавируска бәйле рәвештә, узган бер елда барлык түләүләр әти-әниләрдән һәм гаиләнең керемнәрен раслаудан башка автомат рәвештә озайтылган иде.6300
-
2 март 2021 - 11:03Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков татарстанлыларның рәсми җәмгыятьләренең социаль челтәрләрдәге онлайн-трансляциясендәге сорауларына җавап бирәчәк 2 мартта ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков белән "Татарстан – Онлайн" программасының турыдан-туры эфиры булачаr/5100
-
2 март 2021 - 09:55Ирина Шейк: татарская бабушка-ветеран, «вечная невеста» КриРо и недвижимость на Манхэттене Бабушка, с которой можно и в разведку8600
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5200
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.22300
-
2 март 2021 - 16:00"Әтнә таңы" ташламалар ясый8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Әтнә таңы" ташламалар ясый.10300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.69700
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.23601
-
28 февраль 2021 - 11:15Әтнәдә намаз уку бәйгесе Әлеге минутларда Олы Әтнә мәчетендә намаз уку бәйгесе уза.21200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика