Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге урак һава торышына бәйле

Урып-җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 19 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, республикадагы 1571 мең гектар бөртеклеләрнең 958 гектарында суктырылды инде. Бу барлык мәйданнарга карата 61 процентны тәшкил итә. Татарстан буенча барысы 2029 мең тонна бөртекле җыеп алынды. Әлегә уртача уңыш - һәр гектардан 21,2 центнер. Былтыргыдан 1 центнерга кимрәк...

Урып-җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы министрлыгының 19 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, республикадагы 1571 мең гектар бөртеклеләрнең 958 гектарында суктырылды инде. Бу барлык мәйданнарга карата 61 процентны тәшкил итә. Татарстан буенча барысы 2029 мең тонна бөртекле җыеп алынды. Әлегә уртача уңыш - һәр гектардан 21,2 центнер. Былтыргыдан 1 центнерга кимрәк бу. Соңгы көнне генә районнарда 20,4 мең тонна бөртекле суктырып, җыйдылар. Кызганыч, һава торышы "арты белән борылып" тора. Әйтик, алдагы көнне дәүләткә күп итеп ашлык тапшыручы Нурлат, Зәй, "ут күршеләр"ебез - Арча, Биектау районнары белән бергә, бездә дә басуга керә алмадылар.

Моңа карамастан, районда урып-җыю тиешлегә карата 57 процент мәйданнарда башкарылды инде. Көннәр аязып, мөмкинлек тууга урып-җыюның кызу темплар белән дәвам итәчәге бәхәссез. Әлегә уртача уңыш - гектарыннан 25 центнер. Татарстанда иң югары күрсәткечләрнең берсе бу. Урак өстендәге комбайнчыларның да фикере бердәй: "Бар да һава торышына бәйле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев