Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәгә министр килде

Бүген, 1 июль көнне, Әтнәгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы премьер- министры урынбасары, Фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов килде. Энгель Навап улының Әтнә районына беренче генә килүе түгел. Моңа кадәрге килүендә дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында республика программасы нигезендә башланган төзекләндерү эшләренең ничек барачагы...

Бүген, 1 июль көнне, Әтнәгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы премьер- министры урынбасары, Фән һәм мәгариф министры Энгель Навап улы Фәттахов килде.

Энгель Навап улының Әтнә районына беренче генә килүе түгел. Моңа кадәрге килүендә дә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында республика программасы нигезендә башланган төзекләндерү эшләренең ничек барачагы белән танышып, файдалы киңәшләрен биреп, даими кызыксынып торачагын белдергән иде. Бу юлы да эшлекле сәфәрен әлеге уку йортында барган капиталь төзелеш эшләрен караудан башлады.

Премьер министр урынбасарын районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов, район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Мансур улы Нуриев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Марс кызы Закирова, капиталь төзелеш эшләре буенча җаваплы Мәгъдүт Мәхмүт улы Гатауллин, мәгариф министрлыгы, төзелеш оешмалары белгечләре, техникум директоры Искәндәр Нургали улы Мөхәмәтгалиев озатып йөрде.

Министр авыл хуҗалыгы техникумында барган төзекләндерү эшләреннән канәгать булуын белдереп, ай ярым эчендә төп эшне төгәлләргә кирәклегенә дә басым ясады.

  • Тышкы эшләнеше бик матур булган, хәзер төп игътибарны эчке якта барган эшләргә юнәлтергә кирәк...- дип киңәшләрен бирде Энгель Навап улы.

Уку йортына керү өлешенең нинди булырга тиешлеген дә тасвирлап күрсәтте. Тукай бюстын да яңадан эшләү кирәклеген әйтте. Барысы да тормышка ашса, м

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев