Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәле өлкән кешенең яшьләргә әйтер фикере бар

Безнең Комыргуҗа авылы элек-электән печәнле, җиләкле болыннарга, чикләвекле, мәтрүшкәле куаклыкларга бик бай.

Киленем эштән кайтты да: "Әни, җиләк бик күп дип әйтәләр, иртәгә җиләккә барыйк",- диде.

Иртәгесен көтү куып, чәй эчкәч, җиләккә киттек. Елганың алгы өлешендә генә тукталмадык, түргәрәк уздык. Бераз баргач киленем: "Бик еракка кермик әле", - диде һәм аскы болынга төшеп китте. Мин өстә утырып калдым. Яшьлегемдә печән чапкан болыннарны, чәчкән басуларны күзәтеп утырдым. Киленем: "Әни, монда җиләк күп, нишләп 2 чиләк алып килмәдек икән?" - ди. "Шушысын исән-сау алып кайтыйк әле, исән-сау булсак иртәгә тагын килербез", - дим. "Әни, син минем янга аска төшсәң, мондагы җиләккә, матурлыкка, хуш искә хәйран каласың", - ди киленем. "Юк, - мин әйтәм. - Анда төшеп, менә алмый ятар хәлем юк". Шуннан икебез дә көлешәбез. Шул вакыт яныма 65-70 яшьләр чамасындагы бер хатын-кыз килде. "Бик күңелле итеп сөйләшеп җиләк җыясыз, кызың еракта тора, ахыры, бик сагынып кайткан бугай, гел "Әни" дип өзелеп тора. Кыз бала әнине яратучан була шул ул", - ди. "Юк, киленем ул минем", - дим. Ә теге: "Өйдә дә бергә утырып, шулай сөйләшеп чәй эчәсезме?" - ди әңгәмәдәшем. Шулай дигәч, аптырап киттем. Алсуланган йөзенә, кулындагы кечкенә чиләгенә, аның төбенә генә салган берәр уч эреле-ваклы җиләгенә күзем төште. Башымнан ул җиләк җыю өчен түгел, үз-үзен тынычландыру өчен килгәндер дигән уй йөгереп узды. Шулчак астан беркулына җиләкле чиләк тоткан, икенче кулына бәрчәләп җыйган җиләк бәйләме тоткан киленем менеп җитте. "Сөйләшеп торырга вакыт юк, әйдә әни кайтыйк", - диде. Иркенләп торырлык та түгел, баш очыбыздагы бер кисәк болыттан яңгыр сибәли башлады, кайтыр юл да ерак. Яңа танышыбыз сибәләгән яңгыр эченнән безне карап, озатып калды. Кызганыч, аның кем һәм каян булуын белә алмый аерылыштык. Әйдә безгә, бергә утырып сөйләшеп чәй эчәрбез, дип әйтә алмавыма бик үкендем. Киленем ясап биргән җиләкле, тәмле чәйне дә тыныч кына эчә алмадым.

Гомере булган һәр кешегә олыгаю киләчәк. Өебезнең ямен җибәрмичә, куйган чәйләребезне бергә утырып тәмле итеп эчәргә иде. Яшьләргә сүзем бар: ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән әйтемне онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев