Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләргә дә кагыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу юлы террорчылык гамәлләре кылынырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында сөйләштеләр. Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янауларны һәм аларның булу мөмкинлеге артуны билгеләп үтте. Татарстанда, Россиянең башка...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.



Бу юлы террорчылык гамәлләре кылынырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында сөйләштеләр.

Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия төрле халыкара террорчылык оешмаларыннан чыккан янауларны һәм аларның булу мөмкинлеге артуны билгеләп үтте. Татарстанда, Россиянең башка төбәкләре һәм бүтән дәүләтләр белән беррәттән, террорчылык һөҗүмнәре булырга мөмкин дип белдерелде.

Шуңа бәйле рәвештә хокук саклау структуралары һәм махсу хезмәтләр тәүлек буена потенциаль террорчыларны һәм аларның иярченнәрен ачыклау буенча үз эшчәнлеген көчәйтелгән режимда гамәлгә ашыра.

Утырышта Татарстан халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр.

Террорчылык актларын кисәтү, үзеңне һәм якыннарыңны яклауны тәэмин итү, җәмгыятьтә тотрыклылык һәм тынычлык саклау өчен республикага һәм Казанга күптән түгел килгән барлык шикле затлар турында, шикле вакыйгалар турында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кизү хезмәте телефонына - (843) 291-35-28 яисә 02, мобиль телефоннар өчен: 020; Россия Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе кизү хезмәте телефонына - (843) 231-45-55; коткару хезмәтенең уртак номерына - 112 шалтыратырга кирәк,дип яза intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев