Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, чүп җыю тәртибе үзгәрә

Иң авырткан җиребез бу. Бөтен Рәсәй күләмендә чишәргә омтылып та, чишелеп бетә алмаган, барыбызны да борчыган нәрсә - чүп.

Ничек кенә хәл итеп карамадык. Контейнерлар да куйдык, капчыклар белән чүп түгәргә өйрәндек. Ә чүпнең беткәне юк. Замана яңалыгымы, зур акчалар әйләндерү ниятеме, әллә безнең күзләрне ачарга теләделәрме -  киләсе атнадан районыбызга «Мехуборка» компаниясе машиналары киләчәк.

14 октябрьдә әлеге   калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшләүче иң эре холдингның зур машиналары,  Әтнә районының  мондый машиналар керә алмаган 4-5 авылыннан кала, бар авылына, 39-40 авылга,  Өҗемнәр, Ташчишмә кебек авылларны да кертеп, зур КамАЗлар киләчәк  чүп җыярга .  Югалып калмагыз, дип хәбәр итүебез. Шулай итеп, чүп җыю операторы үзгәрә. Чүпләр үзәкләштерелгән тәртиптә җыела башлаячак. 

     Бу  хакта моңа кадәр язган идек, халык чүп җыю буенча бердәм оператор кертеләсе турында азмы-күпме хәбәрдар. Ничек эшләр бу оператор, монысын вакыт күрсәтер. Әлегә әлеге компания район хакимияте, авыл җирлекләре белән сөйләшүләр алып бара. Графигы игълан ителәчәк. 

- Әлегә район үзәгеннән чүпне атнага бер тапкыр җыячакбыз, авыллардан айга ике тапкыр җыелыр, диләр. Хакимият белән бергәләп район үзәгеннән чүпне атнага ике тапкыр,  без эшләгән тәртиптә - дүшәмбе, җомга көннәрендә җыю турында сөйләшүләр бара,- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров. 

- Халык нишләргә тиеш?

- Халык өчен берни үзгәрмәс, дип уйлап торыйк. Чүпләрне моңа кадәр ничек чыгарсалар, шул тәртиптә чыгарырлар. Зур габаритлы, мәсәлән, кроватьлар чыгарасыгыз булса, сүтәргә кирәк булачак. Тоташ чыгарып куйсагыз,  алмаячаклар. Монысы мисал өчен. Таләпләр үзгәрсә, хәбәр итәрбез, - дип аңлатты җитәкче. 

Шулай итеп, авылларда чүп җыючы тракторлар йөрмәячәк. Аларны зур машиналар алыштырачак.  Үзебез дә тәртипкә өйрәнербез, бәлки. Монысын вакыт күрсәтер. Яхшыга өметләнәсе килә.

С.Мингатина фотолары 

-  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев