Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кыяр– помидор өлгерде...

Табигать дәвасы Әтнәләр, кыяр- помидор өлгерде... Ничек кулланып була, шулкадәр файдаланып калыйк бу табигать нигъмәтләрен. Кыярнытэлек-электән үк тән тиресен чистартучы, аңа сәламәт төс бирүче һәм агартучы чара буларак файдаланалар. Яңа өлгергән кыярны угычта уыгыз яисә вак итеп турагыз. Шуннан соң әлеге массаны марляга салып, аны битегезгә, муеныгызга куеп торыгыз. 15...

Табигать дәвасы

Әтнәләр, кыяр- помидор өлгерде...

Ничек кулланып була, шулкадәр файдаланып калыйк бу табигать нигъмәтләрен.

Кыярнытэлек-электән үк тән тиресен чистартучы, аңа сәламәт төс бирүче һәм агартучы чара буларак файдаланалар. Яңа өлгергән кыярны угычта уыгыз яисә вак итеп турагыз. Шуннан соң әлеге массаны марляга салып, аны битегезгә, муеныгызга куеп торыгыз. 15 минуттан соң битлекне юып төшерегез һәм бит-муен тиресенә крем сөртегез. Икенче юлы да бар: бер кыячрдан алынган сокка бер чәй кашыгы куе сөт һәм күпертелгән бер йомырка агы салып болгатыгыз. Мондый битлекне гадәттә салкын су белән юып төшерәләр. Ул майлы тире өчен аеруча файдалы. Беренче җыерчыклар күренә башлаганда көн саен яңа өлгергән кыяр белән массаж ясау да нәтиҗәле. Ул сулдан уңга боҗра сыман хәрәкәтләр ясап эшләнә.

Яңа өлгергән кыярны тоз сипмичә, кабыгы белән ашау оргазизмдагы матдәләр алмашына уңай йогынты ясый. Шулай ук бетчә-сыткылар белән зарарланган бит тиресен дә дәвалый.

Помидордан ясалган битлек ялкынсынуга бирешүчән коры бит тиресе өчен файдалы. Кыяр-помидор кушып ясалган битлекне бит тиресе катнаш төрдә булганда кулланырга мөмкин. Бу очракта яшелчәләрне юка гына итеп телемләп кисәләр, шуннан соң муенга һәм яңакларга -помидор, ә ияккә һәм борын кырыйларына кыяр кисәкләре куялар. 15 минут узгач, битлекне бүлмә температурасындагы су белән юып төшерәләр.

Мондый битлекләрне бакчада үскән җиләк-җимешләрдән дә ясап була. Моның аларны башта ботка хәленә кимтерп изәләр һәм юылган биткә сөртәләр. Бит тиресе ялкынсынучан булса, ясаган боткага азрак каймак яки эремчек салырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев