Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, кыйнау, караклык, алимент түләмәүнең кайбер төрләре җинаять итеп саналмый

Бу гамәлләрнең кайберләре административ хокук бозу булып санала башлый Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды. Кыйнау беренче...

Бу гамәлләрнең кайберләре административ хокук бозу булып санала башлый Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады.

Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды. Кыйнау беренче тапкыр кылынган очракта, ул РФ Җинаять кодексы буенча каралмый, административ хокук бозу булып исәпләнә. Беренче тапкыр кыйнаган хокук бозучыга җәза буларак, 5 мең-30 мең күләмендә штраф түләү каралган. Шулай ук кыйнаучыны 10-15 тәүлек административ кулга алырга яки 60-120 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр билгеләнә. Әгәр кыйнаучы бер ел эчендә тагын бер тапкыр шундый ук хокук бозса, ул очракта бу гамәл җинаять эше буларак каралачак.

Яңа канунның искәрмәләре дә бар. Якын кешеләрен (ата-анасы, балалар, хатыны яки ире, абыйсы һәм апасы, әби-бабай, оныклары, опекун һәм попечитель һ.б.) кыйнаган затның гамәле административ хокук бозу булып түгел, җинаять эше буларак каралачак. Хулиганлык нияте, сәяси, идеологик, раса, милли, дини, ниндидер социаль төркемгә нәфрәт аркасында, дошманлык мотивлары буенча кыйнаган очракта да җинаять җаваплылыгы каралган. Бу маддә буенча гаепле зат 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Закон шулай ук алимент түләүдән баш тартуны да административ хокук бозу разрядына кертә. Бу гамәл өчен 150 сәгатьлек мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кулга алу, 20 мең күләмендә штраф түләтү каралган.

Бер тапкыр алимент түләүдән баш тарткан өчен административ җәза алган затлар кабат хокук бозса, алар 1 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Вак урлау очраклары административ хокук бозу булып санала башлый. Әгәр урланган милекнең бәясе 1 мең сумнан ким булса, аны урлаган өчен штраф 5 тапкыр арттырылып түләтелә яки аның күләме 1 меңнән дә ким булмаска тиеш. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки 50 сәгатьлек мәҗбүри эшләр каралган.Әгәр урланган милек бәясе 1-2,5 мең сум булса, штраф күләме 3 мең сумнан да ким була алмый. Бу хокук бозу өчен 10-15 тәүлек административ арест, 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган.

Беренче тапкыр җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылган зат, штраф түләгәч, җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин. Бу вакытта суд билгеләгән штраф күләме 250 мең сумнан арта алмый. Штраф түләмәгән зат җинаять җаваплылыгына тартылачак. Җинаять эше бәясе 2500 сум яки шуннан артыграк суммадагы милек урланган яки хокук бозучы моңарчы караклык өчен административ җаваплылыкка тартылган очракларда кузгатыла. РФ ҖКда хупланган закон белән эшмәкәрлек өлкәсендә җинаятчеләргә багышланган маддәләрне либеральләштерү турында яңа нормалар кертелә. 159 маддәгә ("Мошенничество") 5 нче пункт өстәлә. Килешү төзеп, шул килешүдәге шартларны махсус рәвештә үтәмичә, зур матди зыян китергән эшмәкәрләргә карата җинаять эше шушы бүлектә карала башлый. Бу җинаять өчен 300 мең сум күләмендә штрафтан алып 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Зур зыян китерелгән очракта штраф санкцияләре 1 миллионга кадәр, ә төрмә җәзасы - 10 елга кадәр арта. Бу очракта 10 мең сумнан артыграк сумма зур зыян, ә 12 миллионнан артыграк сумма бик зур зыян санала. Экспертлар бу үзгәрешләрне төрлечә бәяли - каршылыклар барлыккка киләчәк дип тә, бизнес өчен уңай йомшак шартлар тудырыла дип тә санаучылар бар. (Гөлүзә Василова әзерләде)

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/07/06/122697/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев