Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, пенсияләр яңача исәпләнә

Белеп торыгыз Пенсияләр яңача исәпләнә Пенсияләрдә үзгәрешләр гел булып тору сәбәпле, пенсия фонды районның уку йортларында очрашулар уздырып тора. Рафис ХӘКИМОВ, Пенсия фонды белгече Бу очрашуларның файдасы бигрәк тә яшьләргә мөһим диеп уйлыйбыз, чөнки 2015 елдан пенсияләр яңача исәпләнә башлады. Мәктәпләрне, техникумнарны укып бетереп эшкә урнашкач, бер елны да калдырмыйча,...

Белеп торыгыз

Пенсияләр яңача исәпләнә

Пенсияләрдә үзгәрешләр гел булып тору сәбәпле, пенсия фонды районның уку йортларында очрашулар уздырып тора.

Рафис ХӘКИМОВ, Пенсия фонды белгече

Бу очрашуларның файдасы бигрәк тә яшьләргә мөһим диеп уйлыйбыз, чөнки 2015 елдан пенсияләр яңача исәпләнә башлады. Мәктәпләрне, техникумнарны укып бетереп эшкә урнашкач, бер елны да калдырмыйча, рәсми рәвештә теркәлеп хезмәт итү, пенсия фондына шәхси исәпкә взнослар кертеп бару һәм моның стажга, киләчәк пенсиягә йогынтысы булуны һәр яшь кеше истә тотарга тиеш. Бүгенге көндә дәүләт хезмәтләре порталыннан һәр яшь кеше файдалана ала. Ә бу порталда теркәлү һәм тиешле хезмәәтләр алу өчен СНИЛСның булуы шарт. СНИЛСны алу, алыштыру пенсия фонды тарафыннан башкарыла. Эш бирүче күчергән взнослар шәхси исәптә теркәлеп бара.

Мәктәп яшеннән кемдер җәй айларында эшләп алырга мөмкин. Моның өчен эш бирүче белән килешү төзелергә тиешле. Яшь кеше пенсиягә тупланма өлешнең нәрсә икәнен белергә тиеш. Иң элек, яшьләр эшли башлагач, взносларын иминиятләү пенсиясенә күчерергәме, әллә иминиятләү һәм тупланма өлешләрдән торган пенсиягә күчерергәме- 5 ел эчендә шуны хәл итәргә тиеш. Кайсы вариант файдалырак?

Моны һәркем үзе хәл итә. Шуны белеп торырга кирәк: әгәр дә взнослар иминиятләү пенсиясенә генә күчсә, ул вакытта иминиятләү пенсиясе ел да үткәрелә торган индексация хисабына артачак. Әгәр дә тупланма һәм иминиятләү өлешеннән торган пенсия вариантын сайласаң, ул вакытта пенсия фондына килеп гариза язарга кирәк. Мондый очракта тупланма өлешне дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына салып, пенсияне арттыру мөмкинлеге бар. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының ышанычлысын сайларга кирәк. Клиентларга күп һәм кереме зур булган дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары ышанычлы була. Аны "Центробанк России" сайтыннан карарга мөмкин.

Бу һәм башка юнәлешләр буенча күптөрле яңалыклар белән таныштырганда һәм сорауларга җаваплар биргәндә, кызганычка каршы, кайбер уку йортларының җитәкчеләре, завучлары очрашуларда нишләптер катнашмыйлар. Әллә инде кирәксез дип саныйлармы, аңлашылып бетми. Эшләре дә күптер, анысын да аңлыйбыз, ләкин 1 сәгать вакытны теләгәндә табарга буладыр, чөнки без очрашуларны алдан килешү буенча уздырабыз. Бар үзләре теләп, кызыксынып кереп утырган җитәкчеләр, аларга рәхмәт. Пенсия фонды хезмәткәрләре көн саен андый очрашуларга оешмаларга чыкмыйлар.

Шушы көннәрдә генә педагоглар буенча да үзгәрешләр булды. Аңлатып үтәсем килә, без бу үзгәрешне көтмәгән идек. Мәскәүдән пенсия фонды бүлегеннән шундый аңлатма алдык - педагогларның тиешле еллар буенча эшләгән пенсияләрен исәпләгән вакытта, белемнәрен күтәрү буенча курсларда булган аралык 01.11.2016 елдан ташламалы стажга кертелми, бары тик гомуми стажга гына исәпләнелә. Бу шуның белән аңлатыла - педагогка ике төрле хезмәт хакы курсларда булган чорда түләнә алмый - уртача хезмәт хакы һәм эшләгән өчен ( сәгатьләр өчен) хезмәт хакы. Шуңа күрә педагогларның стажларын исәпләгәндә коррекция ясалачак һәм стаж күләме үзгәрәчәк. Шулай ук эш дәверендә институтларда укыган педагогларның да исәпләү тәртибе үзгәрә.

Медиклар буенча 2017 елдан үзгәрешләр көтелә. Кызыксындырган сораулар булса, пенсия фондыннан белешергә мөмкин.

Тагын бер тапкыр эшләүчеләргә әйтәсе килә, пенсиягә вакыт 1 ел кала икән, пенсия документларын җыеп, пенсия фондына килергә кирәк, чөнки элекке документларда бик күп хаталар була. Һәр пенсиягә чыгучы пенсия фондыннан чакыру килгәнен көтеп ятмасын, үзенең киләчәк пенсиясе турында үзе кайгыртсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев