14 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, ялган шалтырату өчен - җәза
Уеннан - уймак,диләр бездә. Бу уңайдан, Россия Федерациясе хокук бозулар турындагы кодексның 19.13 маддәсен искә төшереп китәсе килә. "Махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакырган очракта 1000 - 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк", - диелә анда. Махсус хезмәтләр дип янгын сүндерү, полиция, медицина хезмәтләрен аңларга кирәк. " Соңгы айларда...
-
Әтнәләр, пенсияләр яңача исәпләнә
Белеп торыгыз Пенсияләр яңача исәпләнә Пенсияләрдә үзгәрешләр гел булып тору сәбәпле, пенсия фонды районның уку йортларында очрашулар уздырып тора. Рафис ХӘКИМОВ, Пенсия фонды белгече Бу очрашуларның файдасы бигрәк тә яшьләргә мөһим диеп уйлыйбыз, чөнки 2015 елдан пенсияләр яңача исәпләнә башлады. Мәктәпләрне, техникумнарны укып бетереп эшкә урнашкач, бер елны да калдырмыйча,...
-
"Мин дә сезнең кебек кеше" - "Әтнә таңы"
"Соңгы арада минем белән кызыклы хәлләр очрап тора, - Фирдүс Тямаев. Беркөн таныш түгел номер шалтырата. Трубканы алдым. "Алло, Айдар, исәнме! Син өйдәме", - ди. "Бу Айдар түгел иде әле, Фирдүс Тямаев", - дип әйттем. "Кит әле?! Булмас! Ышанмыйм! Әйдәгез танышыйк, сезнең белән сөйләшәсе килә", - дип башлады һәм бер...
-
Әтнәләр, КВНның видеосын карагыз
-
Әтнәдә түләү, билге, гариза... яки яшәсен “Дәүләт хезмәте”
"Госуслуги, госуслуги", дибез. Дәүләт хезмәте турында бүгенге көндә бик еш ишетергә мөмкин. Интернеттан азмы-күпме файдалана белгән, гомумән, эше компьютер белән бәйле хезмәткәрләр аның турында хәбәрдар. Телефонга шул порталны улым "скачать" итеп биргәннән соң, иллә дә рәхәтлекләргә ирештем, малай. Газына, утына, телефонына дигәндәй, шуның аша гына түлим хәзер. Ансат бит. Телефонның...
-
Әтнәдә тәмәке бәясе арта
"Известия" газетасы хәбәрләренә караганда, яңа елдан тәмәкегә яңа бәяләр куела. Төп сәбәбе - акцизның үсүе белән бәйле. Анысы аз түгел, 16 сумга артачак ди. Әлегә бу закон проекты беренче укылышта гына кабул ителгән һәм бәянең шулай артуына каршы килүчеләр булмаган. Әле моннан тыш җитештерүчеләр дә бәяне азрак арттырырга телиләр. Менә...
-
Әтнәләр, боз өстенә керә күрмәгез
Кышка таба барабыз. Су өсләрен боз каплады. Әмма көзге боз язгысына караганда чыдамлырак саналса да, әлегә бозга аяк басмаска куша белгечләр. " Боз өстенә керү катгый тыела. Бу хакта балаларга да әйбәтләп аңлатсагыз иде. Боз әлегә урыны- урыны белән бик юка. Балык тотарга теләүчеләргә дә боз өстенә кермәскә киңәш итәбез",...
-
Әтнә кышы үзен ничек күрсәтер
Быелгы кыш бик суык булачак диләр. Дөресме икән бу? - Бик күпләр әнә шундый сорау бирә. Төрле чыганакларга таянып, җавап биреп карыйк. Җәй елдан-ел кырыслана, эссе, алай гына түгел аномаль эссе көннәр күбәйгәннән күбәя. Бу үз чиратында кышка тәэсир ясый. Моңа беренче чиратта экологик проблемалар сәбәпче. Синоптиклар фаразы буенча быенл...
-
Әтнәләр, КВНның көне күчерелде
18 нче ноябрь көнне Кышлау мәдөният йортында узарга тиешле КВН бөйгесе, Әтнә дәүләт драма театрында спектакль куелу сәбәпле, 19 ноябрьгә күчерелде. Бу хакта Кышлау мәдәният йорты хезмәткәрләре хәбәр итте.
-
Әтнә юллары әйбәт
Илдәге белән чагыштырсак, район юллары ярыйсы яхшы хәлдә. Начарын күрәсегез килсә, күрше Морки районы юлларын карап кайта аласыз. Башка субъектларда да юллар бик яхшы түгел. Мәскәүдә әнә, бүгенге көндә яңа яуган кар өстенә асфальт җәеп яталар - язга җимереләчәк инде ул. Гомумән, безнең илдә юллар начар хәлдә. Хәер, дөньяда да...