Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, ялган шалтырату өчен - җәза

Уеннан - уймак,диләр бездә. Бу уңайдан, Россия Федерациясе хокук бозулар турындагы кодексның 19.13 маддәсен искә төшереп китәсе килә. "Махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакырган очракта 1000 - 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк", - диелә анда. Махсус хезмәтләр дип янгын сүндерү, полиция, медицина хезмәтләрен аңларга кирәк. " Соңгы айларда...

Уеннан - уймак,диләр бездә. Бу уңайдан, Россия Федерациясе хокук бозулар турындагы кодексның 19.13 маддәсен искә төшереп китәсе килә. "Махсус хезмәтләрне белә торып ялган чакырган очракта 1000 - 1500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк", - диелә анда. Махсус хезмәтләр дип янгын сүндерү, полиция, медицина хезмәтләрен аңларга кирәк. " Соңгы айларда Эчке эшләр бүлекчәсенә дә ялган чакыру очраклары ешайды, - ди полиция капитаны, административ җаваплылыкка тартуны башкару бүлеге инспекторы Эльвира Әмирова. Мондый чакырулар күп очракта спиртлы эчемлекләр куллану белән бәйле. Район авылларының берсендә яшәүче гүзәл зат өч тапкыр нәкъ шундый хәлдә ялган шалтырату өчен административ җәзага тартылды. Спиртлы эчемлекләр кулланган ир затына да ялган шалтыратуы өчен җавап бирергә туры килде. Күршесе өстеннән "балаларны урлады" дип ялган шикаять биргән исерек ирнең балаларын тормыш иптәше, әтиләреннән курку сәбапле, күршегә алып кереп киткән булып чыкты".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев