Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, С витамины кергән ризыклар ашарга кирәк!

Декабрь аенда яңгыр яуган еллар бар иде үзе, тик бу кадәр җылылыкның әлегә кадәр күзәтелгәне юк иде, дип әйтә һава торышын күзәтеп баручы белгечләр. Мәскәүдә агачларның яфрак ярганын да күрсәтә телевидение. Көннәр болай җылы торса, бездә дә озакламас... Табигатьтәге бу үзгәрешләр сәламәтлеккә дә йогынты ясамый калмый. Йөрәк-кан тамырлары, сөяк, суставлар...

Декабрь аенда яңгыр яуган еллар бар иде үзе, тик бу кадәр җылылыкның әлегә кадәр күзәтелгәне юк иде, дип әйтә һава торышын күзәтеп баручы белгечләр. Мәскәүдә агачларның яфрак ярганын да күрсәтә телевидение. Көннәр болай җылы торса, бездә дә озакламас... Табигатьтәге бу үзгәрешләр сәламәтлеккә дә йогынты ясамый калмый. Йөрәк-кан тамырлары, сөяк, суставлар авыртуыннан интегүчеләр үзләре сизә моны. Шуңа өстәп вируслар үрчү өчен дә менә дигән шартлар туа.

- Һава бер көн генә дымлы торганда ул кадәр үк куркыныч түгел, менә берничә көн шундый һава торса, бу куркыныч була. Чөнки вируслар күпләп үрчергә мөмкин. Шунлыктан урамга чыкканда борыныгызга оксалин мае, ул булмаганда сыек май булса да сөртеп чыгыгыз. Кеше күп йөргән урыннарга бик кирәк булмаганда бармаска тырышыгыз. С витамины кергән яшелчә, җиләк-җимешләрне ашарга кирәк, туңдыргычларга җәйдән тыгып куйган карлыган, җиләк-җимешләрне нәкъ менә чыгарып кулланыр вакыт. Бер көн ашап кына түгел, көн дә ашагыз, чөнки С витаминының запасы организмда тупланмый, көннеке көнгә бетеп бара, ә чир белән көрәшер өчен бу витамин бик кирәк. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын күзәтеп торабыз: грипп юк, ОРЗ,ОРВИ белән чирләүчеләр бар, Аллага шөкер, күп түгел. Саклану беребезгә дә комачау итмәс, суган, сарымсакларны да онытмагыз. Вакцина кадаттык, дип тә тынычланмагыз. Вирус эләгергә мөмкин. Йөрәк, кан-тамырлары авыртуы белән чирләүчеләр аеруча сак булсыннар, вирус эләгү белән бергә аларның авыртулары да көчәеп китәчәк. Шуңа күрә эчәсе даруларын вакытында эчеп барсыннар... - дип кисәтә районыбызның баш табибы Азат Харис улы Гарипов. Чирләп китә калсагыз, температурагыз югары булса, "Ашыгыч ярдәм" чакыртыгыз!

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев