Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр, Түбән Камада автомобиль берьюлы 3 баланы бәрдергән

Интернет челтәрендә Түбән Камада берьюлы 3 мәктәп укучысының автомобиль көпчәге астында калуы хакында күп сөйләделәр. Әлбәттә, машина хуҗасы гаепле. Ул светофорның кызыл уты янып торганда хәрәкәт иткән. Тик гаеп балаларда да бар, каршы якта торучы автобус артыннан юлга кинәт, йөгереп чыкканнар бит. Йөртүче дә, җәяүле дә бездә мондый куркыныч хәлгә...

Интернет челтәрендә Түбән Камада берьюлы 3 мәктәп укучысының автомобиль көпчәге астында калуы хакында күп сөйләделәр.

Әлбәттә, машина хуҗасы гаепле. Ул светофорның кызыл уты янып торганда хәрәкәт иткән. Тик гаеп балаларда да бар, каршы якта торучы автобус артыннан юлга кинәт, йөгереп чыкканнар бит. Йөртүче дә, җәяүле дә бездә мондый куркыныч хәлгә тарымас дип ышандырып әйтеп булмый.

Әтнәдә дә җәяүлеләр арасында "Мин хаклы" дип "зебра"га кинәт керүчеләр бар. Балалар да, олылар да. ЮХИДИ инспекторлары да, газета битләрендә дә гел әйтә киләбез югыйсә: башта як-якка карагыз, хәлне тулысынча аңлагач кына "зебра" аркылы чыгарга була...


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев