6 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, Түбән Камада автомобиль берьюлы 3 баланы бәрдергән
Интернет челтәрендә Түбән Камада берьюлы 3 мәктәп укучысының автомобиль көпчәге астында калуы хакында күп сөйләделәр. Әлбәттә, машина хуҗасы гаепле. Ул светофорның кызыл уты янып торганда хәрәкәт иткән. Тик гаеп балаларда да бар, каршы якта торучы автобус артыннан юлга кинәт, йөгереп чыкканнар бит. Йөртүче дә, җәяүле дә бездә мондый куркыныч хәлгә...
-
Әтнәләр нык тырыша
"Яңа акчаларга Казан күренешләрен кую буенча тавыш бирүдә без тагын лидерлыкка чыкканбыз", - дидем танышыма. Ә ул: "Шулай булмый ни, бик нык тырышабыз инде. Башкача була күрмәсен дә", - диде. 6 октябрь көнне төш вакытына Казанның 384490 тавышы бар. Икенче урында баручы Севастополь 381598 тавышка ия. Игътибар иткәнсездер, тавыш бирү...
-
Әтнәләр, тагын авария
Юл-транспорт һәлакәте йөк машинасын йөртүчеләрнең берсе ремонтка туктаган фураны күрмәү аркасында килеп чыккан. (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә көндез Татарстанның Югары Ослан районында трассада биш автомобиль бәрелешкән дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте. Трассаның 759 нчы чакрымында «Интернационал» йөк машинасының 52 яшьлек йөртүчесе...
-
Әтнәләр, белми калмагыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр газетабызга 525 сум 72 тиенгә язылып була. Ташламалы ункөнлек биргән мөмкинлектән файдаланып калырсыз дип ышанабыз. 75 сумга арзаная бу вакытта "Әтнә таңы", ә болай 600 сумны кесәдән чыгарасы бар. Әлеге хәбәрне укысагыз, күршеләрегезгә, дусларыгызга да әйтегез. Почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша да язылырга...
-
Әтнәдә 35 вакансия бар
Әтнә мәшгульлек үзәгеннән алган мәгълүматларга караганда, бирегә ел башыннан 245 кеше эш сорап килгән, 209ы эшкә урнашкан. Монда мәктәп укучылары да исәпкә алына. Бүгенге көндә учетта 29 кеше тора. Ел башыннан алып 20 кеше башка төр һөнәргә укыган, дөресрәге, берәү әле дә укый. Башлыча маникюр, бухгалтер 1 С, тракторчы, электрогазосварщик,...
-
Әтнәдә җылылык 10 градустан артып китә
Әтнәдә явым-төшемсез, салкынча һава торышы көтелә. Транспорт йөртүчеләрдән саклык таләп ителә, томан көтелә. Температура 10 градус җылылыктан да артып китәр дип фаразлыйлар. Дөрес, иртәгә, азрак яңгыр сибәләп узарга мөмкин.
-
Әтнәләрдән кышка аш тәмләткеч
1кг тоз, 0,5 кг укроп һәм 0,5 кг петрушка, 0,5кг болгар борычы, 1кг помидор,1кг кишер, 1кг суган алабыз. Әзерәү:кишер, суганны чистартабыз. Бар яшелчәләрне бергә блендерда ваклыйбыз.Тирән савытка салып тоз өстибез. Барысын да бергә болгатабыз. Банкаларны стерильләштереп, яшелчәләрне тутырабыз, полиэтилен капкач белән каплыйбыз. Суыткычта да , идән астында да яхшы саклана.
-
Әтнәләр, ишеттегезме, авария
Соңгы вакытта һәр иртәне хәвефле хәбәрләр ишетүдән башлыйбыз. Ахыр замандыр, яшьләр китә. Өлкәннәр шулай дип сөйли торганнар иде. Картлар үлем көтә, яшьләр үлеп китәр. Шул заманда яшибез бугай. Көненә әллә ничә авария булып тора. Юлларда сак булыйк, бер-беребезгә игътибарлы булыйк әле, җәмәгать, ЮХИДИ хезмәткәрләре гел кисәтә, югыйсә. Гел язып торабыз....