Әтнәләр, юкәләрдә икән чикләвек!
Балачактан йөгереп кенә үттек - Әкият дөньясында чикләр юк. Кыш бабайдан ел да бүләк алгач, Чыршыда дип белдек чикләвек. Вакыт аямады сабыйлыкны, Тиз югалды бездән иркәлек. Сорау арты сорау туды җанда - Каендамы әллә чикләвек?! Сыек чыбык кебек холыкларны Аннан-моннан ямап сипләдек. Акыл теше чыккач кына белдек - Юкәләрдә икән...
Балачактан йөгереп кенә үттек
- Әкият дөньясында чикләр юк.
Кыш бабайдан ел да бүләк алгач,
Чыршыда дип белдек чикләвек.
Вакыт аямады сабыйлыкны,
Тиз югалды бездән иркәлек.
Сорау арты сорау туды җанда
- Каендамы әллә чикләвек?!
Сыек чыбык кебек холыкларны
Аннан-моннан ямап сипләдек.
Акыл теше чыккач кына белдек
- Юкәләрдә икән чикләвек!
Офыкларга карап күзләр талды:
Бәхет үтте, ахры, читләтеп.
Тәннән дәрман киткәч бер аңларбыз
- Имәннәрдә булган чикләвек...
10.07.16. Гөлүсә Батталова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев