Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр зират җыештырырга әзерләнәләр

Һәркемгә кагыла Оятсызлыкның да чиге булырга тиеш "Олы Әтнә авылында урнашкан зиратларны чистартуны оештырабыз. 19-20 сентябрьдә авыл җирлеге үзидарәсе белән янәшә урнашкан зират, 26-27 сентябрьдә элеккеге СМУ кырыендагы зират чистартылачак" - Авыл халкын чыгарганчы, зиратларга башта оешмаларны чыгарып, зур күләмле эшләрне башкаруны оештырабыз. Алар эшләгәннән соң авыл халкы чыгып, үзләренең...

Һәркемгә кагыла

Оятсызлыкның да чиге булырга тиеш

"Олы Әтнә авылында урнашкан зиратларны чистартуны оештырабыз. 19-20 сентябрьдә авыл җирлеге үзидарәсе белән янәшә урнашкан зират, 26-27 сентябрьдә элеккеге СМУ кырыендагы зират чистартылачак"

- Авыл халкын чыгарганчы, зиратларга башта оешмаларны чыгарып, зур күләмле эшләрне башкаруны оештырабыз. Алар эшләгәннән соң авыл халкы чыгып, үзләренең якыннары күмелгән каберлекләрне, янәшәсен чистарталар, бер каберлектән алынган чүп икенче каберлеккә салынырга тиеш түгел. Менә шулай эшләсәк, безнең авыл зиратлары да Бәрәскә, Күәм авылы зиратлары кебек чистарып, үтәли күренерлек хәлгә килер, 80 яшьлек әби-бабайлар безнең мәнсезлегебезгә хурланып еламаслар иде. "Болай оят бит, бер бездә генә шулай, ник оештырмыйсыз?" - авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе булып эшли башлаган көннән бирле әнә шундый сүзләрне тыңлап йөрим. Башта тыңладым, аннан соң авылның һәр хуҗалыгына кереп, килеп туган хәлне аңлатып, зират чистартырга чакырып йөри башладым, берәү дә "Чыкмыйбыз", дими үзе. Дөрес бар хуҗалыкка да кереп бетә алмам, авыл зур, почтагызга зират чистартырга чакырып хатлар килсә дә, тотып ыргытмагыз; калганнарга газета аша эндәшәсе килә, чакырганда килегез, үзегез белән балта, пычкы, "Дружба пычкысы булганнар аны алса да бик әйбәт, тырма, сәнәк кебек эш кораллары да алып килүегез кирәк. бергәләп эшләргә, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәник. Беребез дә бу дөньяга мәңге яшәр өчен килмәгән...- дип, халыкка мөрәҗәгать итәр өчен редакциягә кергән Олы Әтнә башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Мөхәммәтшин.

Олы Әтнә авылы зиратларының торышын авыл халкы яхшы белә, хәзер инде район халкы да белеп бетерде, чөнки газетада бу хакта берничә мәртәбә яздык. Эшләнмәде түгел, оешмаларда эшләүчеләр тарафыннан узган ел, быел яз айларында байтак эш башкарылды, чистартылды зиратлар, байтак агач кисеп чыгарылды, тик әле эшлисе дә күп. Менә шул калган эшне авыл халкы белән бергәләп башкарасы, тәртип урнаштырасы килә җитәкченең.

Һәм бер аныкы гына да түгел, иманы булган, иртәгесе көнен, картаясы барын уйлаган, ахыр килеп мәңгелек йортка кайтасын истә тоткан һәркем зират җыештырырга килер дип өмет итә күңел...

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев