Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән бәйрәм өстәле

Шәрабтә пешкән тавык 1 тавык, 5 уртача зурлыктагы суган, 1 аш кашыгы ак май, 3 аш кашыгы бульон, 1 стакан ак, коры шәраб, тоз, борыч алына. Тавыкны 8-10 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч белән ышкыгыз. Суган әрчеп, аны 0,5-1см калынлыкта түгәрәк итеп кисегез. Казанга суган, итне катлап салыгыз, иң өстә суган...

Шәрабтә пешкән тавык

1 тавык, 5 уртача зурлыктагы суган, 1 аш кашыгы ак май, 3 аш кашыгы бульон, 1 стакан ак, коры шәраб, тоз, борыч алына. Тавыкны 8-10 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч белән ышкыгыз. Суган әрчеп, аны 0,5-1см калынлыкта түгәрәк итеп кисегез. Казанга суган, итне катлап салыгыз, иң өстә суган булсын. Аның өстенә 2-3 аш кашыгы су я бульон, 1 аш кашыгы ак май салып, утка утыртыгыз. Су кайнап чыккач, 1 стакан шәраб салып, өстен ябып, сүлпән утта 1-1,5 сәгать пешерегез.

Тиз һәм тәмле

Тавыкның 2 күкрәктәге ак ите, 1 суган, 200 грамм гөмбә, 2 йомырка, 1-2 аш кашыгы ак май, искергәнрәк каты, ярты батон, тоз, борыч кирәк. Тавыкның ак итеннән тиресен салдырып, итен сөяктән аерыгыз. Һәрберсен 2 кисәккә бүлегез. Тоз, борыч сибегез. Суганны юка телемләп турап, майда озынча итеп туралган гөмбә белән кыздырыгыз. Тоз, борыч сибегез. Йомырканы күпертеп, сөт өстәгез. Эре угычтан батонны уыгыз. Һәр киселгән иткә бер кашык суган белән кыздырылган гөмбәне салып, кырыйларын бөкләгез. Килеп чыккан котлетка охшаш кисәкләрне йомыркага манып, батон вагында әвәләгез. Табада, майга салып, ике ягын да әзер булганчы кыздырыгыз. Пешеп җитәр алдыннан ваклап туралган сарымсак сибеп, капкачын ябып торсагыз да була.. Табынга кайнар килеш дөге, я кызган бәрәңге, яшелчә белән бирегез. Яшел тәмләткечләр белән бизәгез.

Каймактагы чеби

1яшь тавык түшкәсе, 4 суган, 300-400 грамм куе каймак, тоз, борыч , сарымсак алына. Чеби түшкәсен урталай бүлеп, җәеп салыгыз. Тоз, борыч сибегез. Җиңелчә сарымсак белән ышкыгыз. Суганны 0,5 калынлыкта түгәрәкләп кисегез. Зур табаны үсемлек мае белән ышкып, суган тезегез. Суган өстенә Чеби итен салыгыз. Аның өстен каймак белән каплап, духовкада 50-60 минут пешерегез. Табынга бәрәңге, тозлы кыяр, помидор белән бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев