Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә хәбәр өчен - акча

2015 елның 1 августыннан Татарстан территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән гражданнарны материаль яктан стимуллаштыру мөмкинлеге булдырылды. Закон бозу очраклары турында конкрет закон бозучыны яки транспорт чарасын фиксацияләп мәгълүмат бирүче гражданны матди яктан бүләкләү республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге чараның максаты-...

2015 елның 1 августыннан Татарстан территориясендә табигатьне саклау турындагы законны бозу очраклары турында мәгълүмат биргән гражданнарны материаль яктан стимуллаштыру мөмкинлеге булдырылды. Закон бозу очраклары турында конкрет закон бозучыны яки транспорт чарасын фиксацияләп мәгълүмат бирүче гражданны матди яктан бүләкләү республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Әлеге чараның максаты- табигатьне саклау турындагы законны бозучыларга карата көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерү калдыкларын ташлау яки законсыз карьерлардан файдалану(киң таралган файдалы казылмаларны лицензиясез җитештерү)ны фиксацияләүдә ярдәм иткән гражданга бер мең сум түләнелә. Әлеге системаны тормышка ашыру төп көчне теге яки бу хокук бозуны ачыклау һәм җәзага тартуга юнәлдерәчәк.

Түләүләр Татарстан республикасы бюджет акчалары хисабына, "2014-2020 елларга Татарстан республикасында тирә- якны саклау, табигый ресурсларны куллану һәм арттыру" дәүләт программасы кысаларында , министрлык тарафыннан расланган чыганаклар күләмендә башкарыла.

Тәртип бозу очракларын күрсәтүдә ярдәм итү электрон почта аша

eco.signal@tatar.ru адресына, министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.html интернет кабул итү адресына яки закон бозу очрагы турында видеоязмалар һәм фотоларны кушып шәхсән мөрәҗәгать итү тәртибендә башкарыла.

Бу турыда күбрәк мәгълүмат белән Татарстан республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгының eco.tatarstan.ru сайты "Дәүләт экологик надзоры": http://eco.tatarstan.ru/rus/poryadok-osushchestvleniya-viplat-grazhdanam.html бүлегендә таныша аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев