Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрнең сәламәтлекләрен тикшерделәр

2015 ел- йөрәк-кан тамырлары авыртулары белән көрәш елы икәнлеген онытмагансыздыр. Шул уңайдан район үзәк больницасы табиблары оешмаларга чыгып, кан басымнарын үлчәп, әлеге темага карата лекцияләр сөйлиләр, дип язган идек. Кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр, өйрәтәләр дә икән әле. Шушындый очрашу безнең редакциябездә дә узды. Табибә Лилия Сибагатова йөрәк-кан тамырлары авыртулары хакында...

2015 ел- йөрәк-кан тамырлары авыртулары белән көрәш елы икәнлеген онытмагансыздыр. Шул уңайдан район үзәк больницасы табиблары оешмаларга чыгып, кан басымнарын үлчәп, әлеге темага карата лекцияләр сөйлиләр, дип язган идек.

Кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр, өйрәтәләр дә икән әле. Шушындый очрашу безнең редакциябездә дә узды. Табибә Лилия Сибагатова йөрәк-кан тамырлары авыртулары хакында сөйләде.

  • Бүгенге көндә Россия йөрәк-кан тамырлары авыртулары белән үлүчеләр буенча беренче урында тора. Шунлыктан быелгы елда халыкның сәламәтлегенә аеруча игътибар бирелә. Урыннарга чыгып халыкка әлеге чирнең килеп чыгышын, ничек сакланырга кирәклеген аңлатабыз. Авыру җитди, әлеге чир белән идарә итеп булган очраклар да бар, идарә итеп булмаганы да еш күзәтелә. Әгәр нәселегездә йөрәк кан-тамырлары авыртулары белән чирләүчеләр булса, бу чир сездә дә килеп чыгарга мөмкин һәм моның белән идарә итеп булмый. Мондый очракта 55-65 яшькә җиткәч, аңа кадәр дә табибка күренеп торырга кирәк. Тагын ир кешеләр йөрәк авыртуына еш бирешүчән, алар да табибка күренеп торуны гадәткә кертергә тиешләр. Идарә итеп булган очракларга тукталыйк, боларга тәмәке тарту, симерү кебек ямьсез күренешләр керә. Тарту йөрәк авыртуы белән бергә үпкә рагына да китерә. Симерү дә куркыныч, шуңа күрә авырлыгыгызны контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк. Моны гади юл белән дә исәпләп була. Мәсәлән
  • Тулырак язманы газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев