Әтнәнең 25 еллык юбилеена Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов килде
Район бәйрәмгә ныклап әзерләнде. Моны Президент та билгеләде. Бәйрәм чараларын ул бик ошаткан.
- 25 ел элек Минтимер Шәрипович бик дөрес карар кабул иткән. Бик матур эшлисез. Күп мәсьәләләр хәл ителде. Дөрес итеп җитәкчегезне сайлап куйдыгыз. Республика күләмендә нинди генә Программа эшләсә дә, сезгә тел-теш тидереп булмый. Чөнки Әтнәдә Әхәт бар һәм аның командасы бар. Киләчәктә дә шулай эшләрсез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә ярдәм итәрбез дип ышандырам... Карап утырдым: бик матур Программа әзерләгәнсез. Әтнә театрында бик көчле коллектив эшләгәне күренә. Фатыйх Сәүбәнович моны бөтен республика халкына күрсәтергә кирәк диде. Бик дөрес әйтте. Килешәм. Дәүләт театрының 5 еллыгына да киләм, - диде.
Шул ук вакытта:
- Берара хуҗалыкларны берләштереп зурайта башлдык. Әтнә бу юлны сайламады һәм шуның белән отты, - дип тә билгеләде.
Чарада министрлык вәкилләре, күп район башлыклары, республика, җирле журналистлар катнашты.
Мәкаләнең тулы варианты белән газетада таныша аласыз. Хәйдәр ГАРИПОВ фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев