Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәне черки басты?!

"Авылны черки басты. Әллә нинди тишекләр табып өйгә керә дә, төн буе бимазалый. Аннан "химия"сез генә котылу чарасын белмисезме, языгыз әле". - Әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте бер райондашыбыз.

Бу очракта сүзгә җор танышым: "Борчылмагыз, кыш көне берсе дә калмый аның", - дияр иде. Ә без газетада черкигә каршы көрәшүнең кайбер җәйге ысулларын шәрехләп карыйк.

Черки күбәюнең төп сәбәбе - мелиорация оешмалары юкка чыгу белән бәйле бугай. Өлкән буын хәтерлидер, сазлыклы, су җыелган җирләрне киптерү белән шөгыльләнде бу оешма. Торфларны тау-тау итеп өеп куялар, аларны басуга ташый иделәр. Сазлыкка керер өчен үз тракторына кадәр бар иде. Моннан тыш, суны агызыр өчен махсус каналлар казыдылар. Шулай бер танышым сөйләде. "Елга аша каршы якка "Чапай" сыман - киемнәрне бер кулга күтәреп, йөзеп чыктык. Кире йөзеп чыгарга хәл калмадымы, шикләндек. Буып куйган турыга кадәр җәяү кайтып, үзебезнең якка шуннан чыгарбыз, дидек. Юк икән шул! Бераз баруга, өстен яшел мүк каплаган ике метр чамасы киңлектәге каналга барып төртелдек. Шулай да без бит "умный"лар. Башка, менә бу яшь каенга үрмәләп меник тә, ул теге якка таба бөгелер, дигән гениаль фикер килде. Беребез шулай эшләде дә, тик каен гына теге каналның нәкъ уртасына таба иелде. Ә инде каналга егылып төшкән иптәше чупыр-чупыр килеп судан баш калкыткач, икенчесенең коты алына. Шулай булмый ни, суга матур гына киенгән иптәше кереп китә, ә аннан ямь-яшел, әллә Су анасына, әллә Албастыга охшаш җанвар сыман зат килеп чыга. Хәер, монысының черкигә катнашы юк, шундый каналны искә алгач кына язуым. Тик аларның файдасы гаять зур иде. Шул сәбәпле тал агачлары да бакча башына кадәр таралмады. Еланнар да күренми иде, иркенләп инештә су коенып булды. Аңлашыладыр, черки халкы да әллә ни үрчи алмады...

(Дәвамын һәм черкигә каршы көрәш ысулларын газетада укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев