Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең халык театры яши

Мәдәният Ул - бар, ул - яши Олы Мәңгәр халык театры шушы көннәрдә үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Әле Мәңгәрдә клуб мөдире булып Дамира апа Сабирова эшләгән заманнарда, клубка ашкынып театр карарга чыга идек. Ул чакта Ринат абый Назмиев, Камил абый Хәсәнов, Рәүфҗан абый Закировлар...

Мәдәният

Ул - бар, ул - яши

Олы Мәңгәр халык театры шушы көннәрдә үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Уйлап карасаң, исең китәрлек. Әле Мәңгәрдә клуб мөдире булып Дамира апа Сабирова эшләгән заманнарда, клубка ашкынып театр карарга чыга идек. Ул чакта Ринат абый Назмиев, Камил абый Хәсәнов, Рәүфҗан абый Закировлар , һәм билгеле инде, Дамира апа үзе уйнаган спектакльләр күңелле бер хәтирә булып истә калган. Мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып Рафис Сәләхетдинов кайткач , бу эш тагын да җанланып китә. Фәнис Яруллинның " Бер күрешү үзе бер гомер" спектакле белән Арчада мәртәбәле жюри алдында чыгыш ясап, халык театры исемен яулыйлар. Рольләрне ул чакта Гөлсинә Шакирова, Рәфикъ Сәләхетдинов, Ләйсән Мостафина һәм Рафис үзе башкара. Билгеле, мондый исемгә ирешкәнче хәйран тырышырга туры килә. Олы Мәңгәр сәхнәсендә генә түгел, үзешчән артистлар белән трактор арбасында, машина кузовында тирә як авылларда да күп спектакльләр куела. Инде халык театры булганнан соң Рафис Сәләхетдинов җитәкчелегендә Зөлфәт Хәкимнең "Килә ява, килә ява", Хәй Вахитның "Кияүләр" спектакльләрендә үземә дә катнашырга туры килде. Иҗади үҗәтлеге, аралаша белү сәләте, тырышлыга белән истә калды Рафис. Әле бик күп матур спектакльләр белән куандырыр дип өметләнгән идек. Тик бары да без уйлаганча килеп чыкмый шул. Саклап кала алмадык Рафисны.Татар акылы тау төшкәч, дигәндәй, аңга килгәндә соңрак иде шул. Югалмады театр белән җенләнгән егет, бүгенге көндә Арча шәһәренең "Җидегән чишмә" халык театры коллективын җитәкли. Уңышлары да юк түгел.

Рафис киткәч, бер уйлаганда Олы Мәңгәр халык театры да бетәргә, юкка чыгарга тиеш иде кебек. Тик урыс әйтмешли, "не тут то было". Театрның хәзерге режиссеры Илнур Шакиров, мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова тырышлыгы белән кабат халык күңелен яулардай спектакльләр сәхнәгә менде. Мәдинә Маликова "Моңнар төшсә башыма", Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса йолдыз бар", Данил Салиховның " Өзелгән йөзем " спектакльләре әнә шундыйлардан. Артистлардан Надия Муллахмәтова, Надия Сәфәргалиева, Радик Абдуллин, Салават Әхмәтханов, Сылу Зарипова, Алтынай Галимова, Надир Сабиров,Альфир Шакиров, өлкәннәрдән Илдар Хисматуллин, Наилә Шакирова, Хәтирә Рәхимоваларның иҗатын авылдашлар бик яратып кабул итә. Бу исә беренче чиратта шул ук Гөлсинә Шакированың, Илнур Шакировның, һәрдаим аларга ярдәм итәргә әзер торган китапханәче Гөлшат Гарифҗанованың тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе.

Юбилей концертына да нык хәзерлек белән килгәннәр. Халык театры булып эшләү дәверендә барлыгы 26 спектакль чыгарылган булса, шуның сигезеннән өзекләр күрсәтелде. "Беренче театр", "Моңнар төшсә башыңа", "Ай булмаса йолдыз бар", "Өзелгән йөзем", "Бер күрешү үзе бер гомер" кебек спектакльләрдән күренешләр Гөлүзә Сираҗиева, Гүзәл Гомәрова, Рамазан Сәләхетдинов башкаруында моңлы җырлар белән үрелеп барды.

Халык театры белән берлектә балалар өчен дә театр түгәрәге эшләп килә биредә. Бу юлы сабыйлар сәхнәгә Габдулла Тукайның "Су анасы" әсәре буенча куелган кызыклы тамашаны тәкъдим иттеләр. Рольләрне Айгөл Шәрипова, Айзат Филатов, Ранил Җиһаншин, Данис Сабиров, Диләрә Ибраһимова, Алмира Сафина, Аида Шириязданова башкарды. Өлкәннәргә алмаш үсә икән дип куанып утырдым.

Юбилей концерты тәмам. Залда утыручыларның күбесе сәхнә артында. "Рәхмәт, булдырдыгыз", " Бик матур оештырылган" , "Бик тә ошады" , - әнә шундый сүзләр белән оештыручыларга хөрмәт белдерәләр. Халык театры бар, ул яши. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең алга планнары да юк түгел. Яңадан - яңа спектакльләр белән киләчәктә дә күп сөендерерләр әле тамашачыны. Ничек кенә булмасын, күңел әнә шуңа өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев