1 апрель 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә спорт тормышы
Спартакиада кысаларында оешмалар арасында узган футбол һәм волейбол ярышлары тәмамланды. Волейбол буенча беренче урында мәгариф бүлеге , икенчедә - спорт мәктәбе, өченчедә - Эчке эшләр бүлеге егетләре. Футболда исә спорт мәктәпләре - беренче, мәгариф бүлеге - икенче, Эчке эшләр бүлеге - өченче урында. Волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелегенә кызлар арасында...
-
Әтнәдә һава торышы бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 1 апрельдә, һава торышының бозылу ихтималы булу турында кисәтә. Синоптиклар кисәтүенчә, бүген республикада яңгыр, пыскак яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк, юлларда бозлавык хасил булу ихтимал. Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә -...
-
Әтнәдә кошларны каршы алдылар
Яз - ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин җылы яктан кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Иң беренчеләрдән булып туган ягына кара каргалар очып кайта. Татар халык сынамышында да " Кара...
-
Әтнәдә кул эшләре күргәзмәсе
Күптән түгел Түбән Көек авыл китапханәсендә шушы исемдәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне китапханә мөдире Әхмәдуллина Эльмира әзерләде. Әлеге күргәзмәдә авылда яшәп гомер итүче гүзәл, эшлекле ханымнарның кул эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк : чигелгән картиналар, диван-урындыкларга япмалар, вазадагы чәчәкләр - җәй көне өй түрләрендә үсеп...
-
Әтнә спорт мәктәбе командасы зона ярышларында җиңү яулады
Язгы каникул көннәрендә Арчада Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мини- футбол, воллейбол, өстәл теннисы, баскетбол буенча ачык зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Әтнә спорт мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. Мини футбол буенча ярышларда Минтаһир Валиуллин җитәкчелегендәге 2002 -2003 елгы малайлар командасы икенче урынны яулады. Сәйдәш Сабирҗановның...
-
Әтнәдә санитар чистарту икеайлыгы башланды
Бүген, 1 апрельдән 31 майга кадәр Әтнә районында санитар чистарту икеайлыгы башланып китте. Акрынлар карлар эреп килә, Шуңа да иң элек чистартуны тирә-юнебезне кар астыннан чыккан чүп-чарны җыюдан башлыйк. Икеайлыкта чисталыкка битараф булмыйча, әлеге санитар-чистатуга актив катнашыйк. Олы Әтнә авыл җирлегендә бу эш башланып китте инде. Оешмаларга территориядәге чисталыкны карап...
-
Әтнәнең халык театры яши
Мәдәният Ул - бар, ул - яши Олы Мәңгәр халык театры шушы көннәрдә үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтте. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Әле Мәңгәрдә клуб мөдире булып Дамира апа Сабирова эшләгән заманнарда, клубка ашкынып театр карарга чыга идек. Ул чакта Ринат абый Назмиев, Камил абый Хәсәнов, Рәүфҗан абый Закировлар...
-
Әтнәдә - "Тукай истәлекләре"
Татарның бөек шагыйренә - 130 елБыел татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Шул уңайдан районыбызда төрле чаралар уза. Чираттагысы 6 апрель көнне «Ашыт» мәдәният һәм спорт үзәгендә сәгать 15.00дә башлана. «Тукай истәлекләре» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесендә районыбызның 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге булган балалар катнаша...
-
Әтнәләрдән йокысы качучыларга киңәш
Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе йокысызлыктан интегүчеләр. Төрле мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Җир шарында яшәүчеләрнең 4тән алып 45 процентка кадәре йоклый алмаудан азаплана. Алар арасында иң күбе - хатын-кызлар. Йокысызлыктан интегүчеләрнең көндез эшчәнлеге кими. Гадәттә алар аягүрә йоклап йөриләр. Әлеге чирне даруларсыз гына дәваларга тырышып карагыз. Кичен саф һавада йәреп керергә, җиңелчә...