Әтнәдә кошларны каршы алдылар

Яз - ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин җылы яктан кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Иң беренчеләрдән булып туган ягына кара каргалар очып кайта. Татар халык сынамышында да " Кара...
Яз - ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин җылы яктан кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый.
Иң беренчеләрдән булып туган ягына кара каргалар очып кайта. Татар халык сынамышында да " Кара карга килдеме, язны каршыла", дип әйтелә. Аларның тавышы табигатьне тирән йокысыннан уята кебек.
Яз бәйрәмнәргә дә бик бай. Шуларның берсе "Кошлар көне". Тарихка күз салсак...
1906 нчы елдан башлап дөньякүләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1 нче апреленннән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән.
Бездә дә бу бәйрәмне уздыру матур традициягә әйләнгән. Быелгысы елда ул аеруча зурлап билгеләп узылды. Безнең бәйрәмгә нур өстәп "Ашыт" заказнигы хезмәткәрләре Рәшит Әхмәтҗанов белән Гөлнара Габдрахмановалар килгән иде. Бәйрәмгә биология укытучысы Гүзәл апа белән алдан ук әзерләнә башладык. Берсеннән - берсе матур сыерчык оялары, кош рәсемнәре ясадык. Иң матур сыерчык ояларын, рәсемнәрне башлангыч класс укучылары эшләгән булып чыкты. Әти-әни ярдәме белән эшләгән бу оялар сыйфатлы булулары белән аерылып тордылар. Һәр укучының хезмәте грамоталар белән бүләкләп узылды. Бу ояларның һәркайсы хуҗалы булыр, кошлар сайрап рәхмәтләрен әйтерләр сезгә, дип ышанып каласы килә.
Кошларга багышланган бәйрәмебез КВН формасында үтте. КВН да төп катнашучылар 5,7,8 сыйныф укучылары иде. Без "Пингвиннар" һәм "Бөркетләр" командаларына бүленеп ярыштык. Башта үз командабыз белән таныштырдык. Кошларга багышланган күптөрле сорауларга безгә җавап табарга туры килде. Дөньяда нинди генә кош юк икән! Безгә аларны рәсеменнән, сайрауларыннан танырга туры килде. Кошларга багышланган математик мәсьәләләр дә чиштек. "Кошлар сәнгатьтә" дигән бүлек сораулары да үзенчәлекле иде. Алар белән бәйле музыка әсәрләрен тыңладык.
Кичә кошлар турындагы җырлар, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барды. Ярышта "Пингвиннар " командасы белемлерәк,җитезрәк булып чыкты һәм жюри аларны җиңүче дип билгеләде.
Кичә ахырында Рәшит абый командаларга бүләкләр тапшырды, иң белемле укучыны да билгеләп үтте. Әлбәттә, кошлар турында күп белүче укучы исеменә лаек дип безнең командирыбыз Самигуллин Рәзил табылды. Кичә бик күңелле узды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 14:30Татарстан Хезмәт министрлыгы: Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмый Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан өстәмә яллар булмаячак.2500
-
4 июль 2022 - 13:15Әтнә районы сенаж әзерләү буенча беренче бишлеккә керде Терлекләргә кышка сенаж һәм печән әзерләү буенча алга киткән һәм артка калган районнар билгеле.1800
-
4 июль 2022 - 11:30Белгеч киләсе елда отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атады Киләсе елда отпуск алу өчен август һәм октябрь айлары финанс ягыннан отышлы булачак.4100
-
4 июль 2022 - 10:36Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.9700
-
4 июль 2022 - 09:27В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть - Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума – одного из корпоративных образовательных центров компании.6300
-
4 июль 2022 - 09:18Имтихан тотканнан ким булмады Нәрсә дисәм дә, үземне шушы урында, шушы сәхнәдә, шушы кешеләр арасында таба алганыма рәхмәт әйтәсе килә Аллаһыма.8503
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.15200
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.10400
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.8200
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.9900
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.17600
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
4 июль 2022 - 13:15Әтнә районы сенаж әзерләү буенча беренче бишлеккә керде Терлекләргә кышка сенаж һәм печән әзерләү буенча алга киткән һәм артка калган районнар билгеле.1800
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10400
-
4 июль 2022 - 16:05Комыргуҗа авылыннан бер егет армия сафларына китәБу көннәрдә Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүче Фәния һәм Әлфәт Асадуллиннарның куанычлы да, бераз гына моңсу да көннәре.400
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.98500
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25900
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.25200
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.24700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика