Әтнәдә урак тәмам!
Авыл хуҗалыгы

Әтнәдә урак тәмам!

23 сентябрь көнне районыбыз күмәк хуҗалыклары быелгы урып-җыюны тәмамладылар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районыбызда барысы 78324 тонна ашлык җыеп алынган. Уртача уңыш – 44,6 ц/га.
Аерым алсак, “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ул – 51,6 ц/га, “Мәңгәр” җитештерүче авыл хуҗалыгы коопе­ративында – 48,6 ц/га, “Ленин” җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле заводында 47,4 ц/га тәшкил итте.
Аерым культуралардан, “Уңыш” җа­ваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә арыштан – 50 ц/га, “Ленин”да көзге бодайдан – 58,1 ц/га, “Уңыш”та – 54 ц/га, “Тукай”да – 53,6 ц/га, “Шахтер” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә 52,6 ц/га уңыш алдылар. Ә менә тритикале “Ленин”да 68,9 ц/га тәшкил итте. Арпа уңышы да куандырды: “Мәңгәр” – 58,1 ц/га, “Тукай” – 55,7 ц/га, “Таң” 55,6 ц/га белән сөендерделәр. Сабан бодае “Мәңгәр”дә – 61,3 ц/га, “Тукай”да 53,6 ц/га булды.
Солыны бары “Уңыш”та гына иктеләр, аның чыгышы – 40,2 ц/га. Виканы да бары бер күмәк хуҗалыкта – “Дусым”да иктеләр. Ул 25 ц/га булды. Ә менә борчак уңышы “Күшәр”дә – 32,6 ц/га, “Тукай”да 31,9 ц/га тәшкил итте.
Афәрин, игенчеләр!
 


Нет комментариев