ГТО нормативлары тапшырдылар: спорт - тормыш нормасы
Район хәбәрләре

ГТО нормативлары тапшырдылар: спорт - тормыш нормасы

«Балтачигаз» ЭПУның Әтнә РЭГС хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар - чын спорт бәйрәме булды!

60тан артык хезмәткәр, үзләренең физик әзерлекләрен тикшерү һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру өчен, бергәләп стартка чыкты. Сынаулар программасы бай булды - хезмәткәрләр түбәндәге дисциплиналарны үтәп, көч, тизлек һәм чыдамлык буенча ярыштылар:

- Басып тору хәленнән алга авышу;

- Яткан килеш гәүдәне күтәрү;

- Таянып яткан килеш кулларны бөгү һәм җәю;

- Урыннан озынлыкка сикерү;

- Гер ыргылышы (16 кг).

Боларны тапшыру өчен база спорт мәйданчыгы бик уңайлы булды, ул барлык кирәкле әйберләр белән дә бик яхшы җиһазландырылган. Чараның атмосферасы чын-чынлап спорттагыча - дусларча килеп чыкты. Җитәкчеләре Рафил Гарипов  һәм «Ашыт» спорт мәктәбе директоры Ринас Сафин шундый уңай мохит тудырдылар.

Алар барлык катнашучыларны җылы сәламләделәр, сәламәтлекләренә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм һәркемнең ГТО нормаларын «алтын»га тапшыруын теләделәр! Мондый чараларда катнашу – физик форманы тикшерү генә түгел. Бу предприятиенең корпоратив культурасының мөһим өлеше. Коллектив бердәмлекне ныгыта, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен хуплый һәм хезмәттәшләрен яхшы үрнәккә иярергә этәрә. "Балтач" ЭПУның Әтнә РЭГС хезмәткәрләре, гадәттәгечә, беренчеләрдән булып нормативлар тапшыру сезонын ачалар, районның башка оешмаларына яхшы үрнәк күрсәтәләр. Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа рекордлар телибез! ГТО рухы районыбыз кешеләрен күбрәк берләштерсен!


Нет комментариев