1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль рәвештә алуга гариза бирергә өлгер
Хәбәрләр

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль рәвештә алуга гариза бирергә өлгер

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) натураль формада алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) алу ысулын сайлау мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Социаль хезмәтләр җыелмасына бушлай дарулар, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау продуктлары, шифаханәләргә барып һәм кайту чыгымнарын кайтару,  бушлай дәвалану керә.

Ташламаларга кемнәр ия?

- инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар,

- һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары,

- хәрби хәрәкәтләр ветераннары,

- радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар,

- Ленинград блокадасында яшәүчеләр,

- фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.

Ташламадан файдалану хокукына ия гражданнарга  айлык акчалата  түләү (ЕДВ) билгеләгәндә, аларга социаль хезмәтләр җыелмасы дарулар белән бирелә. Шул ук вакытта акчалата алу формасына үзгәртү хокуклары да саклана. 2026 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе - 1 825,25 сумны тәшкил итә.

 Акчалата эквивалентның зурлыгы нәкъ менә шушы суммага күрсәтелә дигәнне аңлатмый. Мәсәлән, дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташламадан файдаланучыга түләүсез һәм тиешле күләмдә бирелә. Ә менә ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырган очракта алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк:

  • 1 405,85 сум - дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен;
  • 217,48 сум - төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен; 201,92 сум
  •  шәһәр яны,тимер юл транспортында бушлай йөрү , шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту.

            «Социаль хезмәтләр җыелмасын алу Татарстан Республикасында иң кирәкле һәм ышанычлы ярдәм чарасы булып кала. Вакыт белән  сыналган  система гражданнарның әлеге категориясен дарулар белән тәэмин итү мөмкинлеген гарантияли», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

             2026 елның 7 аенда Татарстанда 8 меңнән артык гариза каралган. Алар 2027 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак.

 


Нет комментариев