Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә спорт тормышы

Спартакиада кысаларында оешмалар арасында узган футбол һәм волейбол ярышлары тәмамланды. Волейбол буенча беренче урында мәгариф бүлеге , икенчедә - спорт мәктәбе, өченчедә - Эчке эшләр бүлеге егетләре. Футболда исә спорт мәктәпләре - беренче, мәгариф бүлеге - икенче, Эчке эшләр бүлеге - өченче урында. Волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелегенә кызлар арасында...

Спартакиада кысаларында оешмалар арасында узган футбол һәм волейбол ярышлары тәмамланды. Волейбол буенча беренче урында мәгариф бүлеге , икенчедә - спорт мәктәбе, өченчедә - Эчке эшләр бүлеге егетләре. Футболда исә спорт мәктәпләре - беренче, мәгариф бүлеге - икенче, Эчке эшләр бүлеге - өченче урында. Волейбол буенча спорт мәктәбе беренчелегенә кызлар арасында узган ярышларда Шашы мәктәбе - беренче, Мәнгәрләр - икенче, авыл хуҗалыгы техникумы кызлары - өченче, Күәм мәктәбе кызлары дүртенче урынны яулады. Спорт мәктәбенең футболчылар командасы бәйрәм көннәрендә 2003, 2004, 2005, 2006 елгылар арасында Кукмарада узачак ярышларда катнаша. 3 майда спорт мәктәбе шахматчылары Казан шәһәре беренчелегенә шахмат ярышында катнашачак, 5 майда исә көрәшче егетләребез Биектау районында 2000 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында узган көрәш бәйгесендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев