Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә спорт мәктәбе командасы зона ярышларында җиңү яулады

Язгы каникул көннәрендә Арчада Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мини- футбол, воллейбол, өстәл теннисы, баскетбол буенча ачык зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Әтнә спорт мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. Мини футбол буенча ярышларда Минтаһир Валиуллин җитәкчелегендәге 2002 -2003 елгы малайлар командасы икенче урынны яулады. Сәйдәш Сабирҗановның...

Язгы каникул көннәрендә Арчада Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан мини- футбол, воллейбол, өстәл теннисы, баскетбол буенча ачык зона ярышлары булып узды.

Әлеге ярышларда Әтнә спорт мәктәбе командасы да уңышлы чыгыш ясады. Мини футбол буенча ярышларда Минтаһир Валиуллин җитәкчелегендәге 2002 -2003 елгы малайлар командасы икенче урынны яулады. Сәйдәш Сабирҗановның "Иң яхшы һөҗүмче " исеменә һәм кубокка лаек булуы турында язган идек инде. 2001 елгы һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар теннис ярышында өченче урынны алды. Тренерлары Илдар Әхмәтов. Шулай ук 2001 - 2002 елгы егетләр - кызлар арасында волейбол буенча ярышларда егетләр - беренче, кызлар өченче урын алды . Тренерлары шул ук Илдар Әхмәтов. Күрәсез, Арча, Саба, Биектау, Теләче районнарыннан килгән унбер команда арасында шундый зур җиңүләргә ирешү бүгенге көндә спорт мәктәбендә эшләп килгән түгәрәкләрдә алып барылган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Мәкаләнең тулы вариантын газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев