Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән йокысы качучыларга киңәш

Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе йокысызлыктан интегүчеләр. Төрле мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Җир шарында яшәүчеләрнең 4тән алып 45 процентка кадәре йоклый алмаудан азаплана. Алар арасында иң күбе - хатын-кызлар. Йокысызлыктан интегүчеләрнең көндез эшчәнлеге кими. Гадәттә алар аягүрә йоклап йөриләр. Әлеге чирне даруларсыз гына дәваларга тырышып карагыз. Кичен саф һавада йәреп керергә, җиңелчә...

Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе йокысызлыктан интегүчеләр. Төрле мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, Җир шарында яшәүчеләрнең 4тән алып 45 процентка кадәре йоклый алмаудан азаплана. Алар арасында иң күбе - хатын-кызлар. Йокысызлыктан интегүчеләрнең көндез эшчәнлеге кими. Гадәттә алар аягүрә йоклап йөриләр. Әлеге чирне даруларсыз гына дәваларга тырышып карагыз.

Кичен саф һавада йәреп керергә, җиңелчә генә кичке аш ашарга, исерткеч эчемлекләр эчмәскә, озак телевизор карамаска тырышыгыз. Төрле үләннәр яки эфир майлары салынган ванна керергә гадәтләнегез. Йоклар алдыннан баллап бер стакан җылы сөт эчегез. Иртән урын-җирдә яткан килеш аяк-кулларны 1 минут дәвамында 90 градус югарыга күтәреп тору да бик отышлы алым санала. Шулай иткәч йокы ачыла, диючеләр бар.

Даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә кабул итегез. Йокы дарулары эчүчеләр шуны онытмасын: даими рәвештә ике атна кабул итсәгез, ияләшәсез. Гомумән хатын-кызларга һәм олы кешеләргә аның күләме азрак булырга тиеш. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызга йокы даруы эчү гомумән тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев