Әтнәнең пенсия яшенә җитүчеләре дә икенче һөнәр үзләштерә
Пенсия алды яшендәгеләрне укыталар, дип сөйләнелә хәзер. Башыңа төшсә укымый хәлең дә юк. Яшәргә кирәк бит.
Арчада пенсия яшенә җитүчеләрне укыталар.
- Без анда ике ай укыйбыз. Укучылар "Газ җиһазларын ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча слесарь" таныклыгы алып чыктык. Бик яхшы укыттылар. Биредә Әтнәдән без ике кеше, Арчадан, Балтачтан бар иде. 24 июньнән укый башладык, 19 августка кадәр укыдык. Үзебезнең район Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре шалтыратып, хәлебезне белешеп, уку тәртибен сорашып тордылар. Мин үзем, шәхсән, үзебезнең Әтнә Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләреннән дә, Арча укыту үзәге укытучыларының эшеннән дә бик канәгать, - дип хәбәр итә фотохәбәрчебез, Арыда яшәүче, болай да 77 төрле һөнәр белгән Фидаил Кадимов.
Белем алуның артыгы булмас. Укуына күрә эше дә табылсын, дип телик.
Ф.Кадимов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев