Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәне үстергән җир

Әтнә районы быел үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыена. Район биографиясенә безнең үз биографиябез дә үрелеп бара. Тормыш чагыштыруда әйбәтрәк күренә: алга бару бик зур, олы юлда без. 25 ел эчендә кешеләрнең, йортларның йөзе уңай якка үзгәрде. Бу үзгәрешләрне туган авылым Күлле Киме мисалында күрәм, аның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында...

Әтнә районы быел үзенең 25 еллыгын бәйрәм итәргә җыена.

Район биографиясенә безнең үз биографиябез дә үрелеп бара. Тормыш чагыштыруда әйбәтрәк күренә: алга бару бик зур, олы юлда без. 25 ел эчендә кешеләрнең, йортларның йөзе уңай якка үзгәрде. Бу үзгәрешләрне туган авылым Күлле Киме мисалында күрәм, аның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында уйланам.

Күлле Киме революциягә кадәр Казан губернасының Царевококшай өязе территориясендә исәпләнгән. 1920 елда гына, Татарстан республикасы оештырылганнан соң, бу җирләр Арча кантоны карамагына күчерелгән. Сибгат Хәким үзенең "Монда безне үстергән җир" дигән мәкаләсендә бу үзгәрешне түбәндәгечә аңлата:

- 1920 ел, май. Ленин республикабызның чикләрен билгели, республика составына керергә тиешле өяз, волостьларны барлап, санап чыга. Шунда минем туган авылым Күлле Киме дә бар. Бу элек мари территориясендәге авыл. Чиктәге авыл. Ленин аны ипләп кенә үз куллары белән марилардан ала да Татарстан җиренә кертеп куя. Бу факт мине башта гаҗәпләндерде. Егерменче елларның кар-бураннары эчендә күмелеп яткан бу кечкенә авыл исемлеккә керми онытылып калса да, берни эшләп булмас иде. Марилар татарларның күптәнге дуслары, барыбер туганнарча яшәр идек. Мин хәзерге кебек мари, татар халкы тормышыннан һаман язган булыр идем. Мин шулай уйладым. Һәр милләтнең теленә, культурасына, диненә, гореф-гадәтләренә гаҗәп сизгер булган Ленин башкача уйлаган. Ленин карашларының тирәнлеген төшенә барган күңел нечкәрде, күңелем аңа рәхмәт хисләре белән тулды", март, 1980 ел.

Бәхетле без, чөнки туган телебездә аралашабыз, аңлашабыз, фән нигезләрен үзләштерәбез. Ана телебездә халыкның бөтен язмышы чагыла: әрнүле ярасы да, бәхетле күз карашы да, баш июе дә, аяусыз батырлыгы да...

Луиза ШӘМСИЕВА,

Күлле Киме авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев