Әтнә таңы

Әтнәнең Уралны күргән кызы

Асия апа Сабирова1926 нчы елның 26 нчы мартында Әтнә районы Ары авылында Гани абый белән Галия апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Өч бертуган арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Ары җидеееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Асия апа "Йолдыз" колхозында төрле эшләрдә йөри. 1941 нчы елның ямьле июнь ае. Бәйрәмгә...

Асия апа Сабирова1926 нчы елның 26 нчы мартында Әтнә районы Ары авылында Гани абый белән Галия апаның икенче баласы булып дөньяга килә. Өч бертуган арасында бердәнбер кыз бала булып үсә. Ары җидеееллык мәктәбен тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач, Асия апа "Йолдыз" колхозында төрле эшләрдә йөри.

1941 нчы елның ямьле июнь ае. Бәйрәмгә әзерләнеп йөргән тыныч бер көндә авылга кайгылы хәбәр килә: "Сугыш башланган!" Бу хәбәрне Асия апа авыл клубында ишетә.

1943 нче елның март аенда Асия, Рәхилә һәм Нәсимә исемле кызларга Күлле - Киме авыл советыннан боерык килә: тиз срокта медицина тикшерүе узарга. Бу хәбәр берничә көннән өч кызга да Урал якларына эшкә җибәрелү белән алышына. Күрше-күлән, туган-тумача юл өчен кирәкле булган әйберләрне хәстәрләшеп, ямьле майның бер көнендә өч ана һәм өч кыз юлга кузгала. Алар җәяүләп Арчага китәләр. Әниләре белән саубуллашып, поездга утырып китүләр - ай-һай, авыр булгандыр ул чакта. Алар өч көн баралар. Килеп җиткәч, мәхабәт Урал тауларын күреп, үзләренең туган яктан еракка китүләрен аңлыйлар. Килгән көнне үк Асия апаларны тулай торакка урнаштыралар. Ул Тамбов, Орлов якларыннан килгән кызлар белән эләгә. Алар шикелле килүче кызлар һәм гетләр биредә бик күп була. Икенче көнне үк эшкә алып чыгалар. Завод тирәсендәге тимер - томырны җыйдыралар. Асия апа үз күзләре белән тимер рудасының кайнар мичтән корычка әйләнеп чыкканын күрә. Алар төрле авыр эшләр башкаралар: торбалар күмәләр, тимер-томырларны урнаштыралар. Көнгә өч мәртәбә ашау: кәбестә шулпасы, 500 г ипи. Ял көннәрендә Кызыл почмак дигән урында бергәләп күңел ачалар.

Шулай беркөнне таң атар алдыннан, тулай торак коменданты бүлмәгә кереп ут кабыза, кызларга торырга куша. Куркышып уянган кызларга:" Әйдә йоклап ятмагыз, бүген бәйрәм - сугыш беткән!" - дигән яңалык әйтә. Бу сүзне ишеткәннән соң, күп иптәшләре, дулкынланып, аңнарын җуя. Шатлыкны уртаклашу өчен, Асия апа үзенең авылдаш кызларына йөгерә. Завод өч көн, өч төн бәйрәм итә, конторга чакырып берәм-берәм бүләклиләр.

Асия апа шул чакта бирелгән оек һәм күлмәкләрнең матурлыгын әле дә сокланып искә ала. Ашау да яхшыра. Икмәк 700 г га күтәрелә. Асия апа тагын бер вакыйганы бик сагынып сөйли. Аларны бер совхозга бәрәңге аралап алып кайтырга җибәрәләр. 4 балалы тол калган апага куна керәләр, шул балаларга ярдәм итәләр.

Авыр хезмәт ике авылдашына туган якларына исән - сау әйләнеп кайтырга бирми.

Бик нык салкын тидереп, Рәхилә һәм Нәсимә апалар Урал туфрагында мәңгелеккә ятып кала. Бу зур югалтуны исенә төшергәндә, Асия апаның иреннәре дөрелди, күзләре яшьләнә.

Реклама

1947 елның апрель аенда Асия апаны 18 көнгә туган якларына ялга җибәрәләр. Канатланып кайта кыз. Туган йортында 7 яшьлек энесе белән әнисе генә яшәп яталар. Әтисе - армиядә, абыйсының кайда икәне дә билгесез. Хәбәрсез югалган. Әнисе атлар караучы булып эшли. Шушы хәлдә кыз әнисен ташлап китми, авылда яшәп кала. Зәкия апа белән яшь бозаулар, нәсел үгезләре тәрбияли.

Эшчән, акыллы кызга авылның иң чибәр, гармунчы егете Галимҗанның күзе төшә. Бер-берсен күзәтеп, берникадәр вакыт йөргәннән соң, алар өйләнешәләр. Асия апа белән Галимҗан абыйның берсеннән берсе - чибәр 2 улы, 6 кызлары туа.

Балалар зур гаиләдә чыныгып, төрле һөнәрләргә өйрәнеп үсәләр.

Көннәрнең берсендә Асия апага Уралда бергә эшләгән олы Бәрәскә кызы Хәдичә белән очрашу насыйп була. Бер-берсен күргәч, бермәлгә сүзләрен дәшә алмый торалар.

Асия апа бүген дә үзе торган урынны чатнатып яттан әйтә: "Свердловская область, город Алапаевск, ул.Ленина, общежитие, комната №5."

Асия апа хәзрге тормышыннан бик канәгать." Айдан - айга пенсия биреп торалар, өстәлдә ни ашыйсы килсә шул бар," - ди. Ул үзе күргән сугыш ачысын беркемнең дә күрүен теләми. Аның үзенә дә бәхетле картлык, балаларының игелеген күреп яшәвен телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: