Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Президенты сүзләренчә, чын мәхәббәт кенә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә

ТР Президенты бүләкләр тапшырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул итте, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республика Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүген Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр», – диде Галимова.

«Гаилә институтын ныгытудагы казанышлары һәм балаларга әйбәт тәрбия биргән өчен «Ата-ана даны» орден медале, шулай ук «Ана даны» медальләре тапшырылды», - дип өстәде ул.

Биш бала тәрбияләп үстергән Балтач районыннан Фирая һәм Булат Зыятдиновлар «Ата-ана даны» орден медаленә ия булды.

«Ана даны» медальләренә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Кукмара районыннан Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булды. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли.

Элегрәк ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган иде. Ул чын мәгънәсендә мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, дип билгеләп үтте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/08-07-2020/mi-nehanov-gail-m-h-bb-t-m-tugrylyk-k-nend-k-p-balaly-gail-l-rg-b-l-kl-r-birde-5755201

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев