Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Цифр”лы өчен компенсация каралган

2019 елның 14 октябреннән Татарстанда цифрлы эфир телевизион тапшыруларны тулысынча эшләтеп җибәрәләр һәм бер үк вакытта аналог цифрлы телевидениенең дәүләт челтәрен өзәләр.

Социаль якланмаган категорияләргә “Цифр”га күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында, ТР Министрлар Кабинетының 13.07.2009 ел, № 574 карары белән, “Цифр”лы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле “Цифр”лы телевизион приставка һәм телевизион антенна алу чыгымнарын компенсацияләү каралган.

Тиешле гаилә бюджетын саклап калу өчен, компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, әмма һәр җиһаз төре буенча 1000 сумнан да артмаган күләмдә бирелә.

Компенсация алу хокукы дүрт категория гражданнарга бирелә. Иң беренче чиратта, җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә һәм балага айлык пособие алучы инвалид балалы гаиләләргә. Моннан тыш, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган, 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлар гаиләсенә). Шулай ук җан башына уртача керем 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә).

Компенсациягә гаризаны бүген үк, ләкин 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең бүлекчәсенә бирергә була. Моның өчен ике генә документ кирәк: компенсация турында гариза биргәнче йорттагы һәр әгъзаның өч айлык керемен раслаучы белешмә; сатып алынган цифрлы телевизион приставка өчен түләүне раслаучы документ. Шул ук вакытта, балага айлык пособие алучы гаиләләргә үз керемнәрен расларга туры килмәячәк, чөнки алар социаль яклау органнарында бар.

Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекләренең адресларын һәм телефоннарын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев