Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Туган телебезгә каршы астыртын көрәш алып барыла башлады» — Айсылу Лерон

Интернетта Әлифба китабы тотып, "Телне саклыйк!" хештегы астында узучы флешмобны сез дә күргән-ишеткәнсездер инде. Айсылу Лерон да Инстаграмда бу уңайдан менә ни дип яза: "1991 ел. Үзгәреш чоры. Казанда 2 татар гимназиясе ачылган чак. Әти белән әни мине әнә шул гимназиянең 1 сыйныфына укырга бирде. Өйдән бер сәгать алдан җыенып...

Интернетта Әлифба китабы тотып, "Телне саклыйк!" хештегы астында узучы флешмобны сез дә күргән-ишеткәнсездер инде. Айсылу Лерон да Инстаграмда бу уңайдан менә ни дип яза:

"1991 ел. Үзгәреш чоры. Казанда 2 татар гимназиясе ачылган чак. Әти белән әни мине әнә шул гимназиянең 1 сыйныфына укырга бирде. Өйдән бер сәгать алдан җыенып чыгып китәбез. Яшәү урыныбыз Себер трактында, ә гимназия Мәскәү базары артында. Трамвай белән 12 тукталыш барасы бар. Ул кайвакыт килми тора. Салкын көннәрне әти белән тукталышта туңып торган вакытлар да булды. Тик беркайчан да: "Ник мине янәшәдәге мәктәпкә бирмәдегез?"- дип сораган булмады. Татар баласы тагы кая барсын? Билгеле, татар гимназиясенә! Монда башка вариант була да алмый. Бер елдан соң безгә сеңелкәш тә кушылды. Шулай итеп, әти безне алтынчы класска хатле озата барды, алып кайтты. Аннары Ләйлә белән икәүләшеп автобусларда кысылып кайтканнар истә. Зарландыкмы? Булгандыр, бәлки. Тик еракка барып укыйбыз дип түгел. Ник бу автобуслар шулай сирәк йөри икән дип аптырый идек.
Гимназиядә мин параллель рәвештә музыка мәктәбен тәмамладым. Сеңелкәш төрле түгәрәкләргә йөрде. Теләгең генә булсын, укучылар өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Ә белем алу процессына килгәндә, без, классташлар, бар күңелебезне укуга бирдек. Ярыша-ярыша укыдык. "3"ле түгел, "4"ле билгесенә дә риза түгел идек. Шул ук вакытта мәктәп тормышында да актив катнашырга өлгерә идек. Концертлар, очрашулар, бәйрәмнәр… Гимназия - бер зур гаилә, дус, тату, татар мөхитен тудыручы бер дөнья булды.
Бөтен мәктәпләрдә дә шулайдыр инде ул дип уйлый идем. Югары уку йортына кергәч исә, яшьтәшләремнең төрлесен күреп шаккаттым: кайберләре инде стажлы тәмәке тартучы, тәртип-әдәп турында ишетеп кенә белә…
Гимназия безне күпме начарлыктан саклап калган икән. Моны мин соңрак кына аңладым.
2017 ел. Кабаттан үзгәреш җилләре исә. Бүген туган телебез - татар теленә каршы бик каты, астыртын көрәш алып барыла башлады. Болай да санаулы булган татар класслары, мәктәпләре ябылу куркынычы астында. Татар теле дәресләре мәктәпләрдә факультатив фән булып кына калса, безнең киләчәк нинди булыр?
Телебезне саклап калу өчен безгә бердәм булырга кирәк! Бер фикердә, бер максатта!
Күпме баланы белемле, аңлы иткән, шул ук вакытта зыялы, әдәпле, әхлаклы итеп тәрбияли алган татар мәктәбе, татар теле бетәр микәнни?!
Юк! Бетмәс!
Без барда - бетмәс!"
Матбугат.ру

Чыганак: http://kazanutlary.ru/?p=33098

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев