Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыбыз иҗаты

Авылыбызның гади генә баласы мин Бу тормышны бик яратам һәрбер ямен. Показать полностью.. Үзгәрешләр күреп шушы җирдә мин һәрвакыт Я сөенәм, я кайвакытта көенәмен. Мәдәният йортыбыз бар, дип мин сөенәм, Тик залы кечерәк шул - мин көенәм. Артистларның уйнаганын күреп мин сөенәм Тик аз булса тамашачы - мин көенәм. Юлларыбыз...


Авылыбызның гади генә баласы мин
Бу тормышны бик яратам һәрбер ямен.

Үзгәрешләр күреп шушы җирдә мин һәрвакыт
Я сөенәм, я кайвакытта көенәмен.
Мәдәният йортыбыз бар, дип мин сөенәм,
Тик залы кечерәк шул - мин көенәм.
Артистларның уйнаганын күреп мин сөенәм
Тик аз булса тамашачы - мин көенәм.
Юлларыбыз тигез, матур, диеп мин сөенәм,
Тик шул юлда чокыр-чакыр күреп мин көенәм.
Машиналар бик күп йөри - халкыбыз бай дип сөенәм,
Ә куярга урын юк бит -мин көенәм.
Кибетләр дә бездә бик күп,
Ниләр генә сатылмыйдыр - мин сөенәм,
Ә сыйфаты начар булса,
Яки кыйммәт - мин көенәм.
Чәчәкләрне күреп урамнарда:"Матурлык" ,- дип мин сөенәм,
Ә аларны таптасалар, юк итсәләр - мин көенәм.
Яңгыр яуса, кояш чыкса - мин сөенәм,
Ә корылык булса, яки җәен ташу акса - мин көенәм.
Менә шулай сөенеп һәм көенеп мин гомер итәм
Әкрен генә үземчәрәк дөнья көтәм...



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев