Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучылар элекке укучылары шигырьләрен укыганнар

Бездә Бөтендөнья шигърият көне зурлап билгеләнде, дип хәбәр итәләр Түбән Көек мәктәбеннән.

Исегезгә төшерәбез, 21 нче март - Бөтендөнья шигърият көне иде. Бу көнне уздыру карары 1999 елда ЮНЕСКО ассамблеясенең XXX сессиясендә кабул ителде. Беренче тапкыр ул Парижда ЮНЕСКОның штаб-фатирында үткәрелде.

Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе китапханәчеләре Гөлфия Шәрәфиева һәм Эльмира Әхмәдуллина бу көнне үзенчәлекле итәләр: "Шигырь - күңел көзгесе" исемле кичә уздыралар. Биредә укытучылар Рүзия Зарипова, Эльвира Фәтхрахманова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укый. Шулай ук яшь каләм иясе Әхмәтова үз шигырьләре белән катнаша. Мәктәпне тәмамлап чыккан укучы Фәнсия Шакирова (Газизова) шигырьләре белән укытучы Венера Шакирова таныштыра. Йолдыз Хисмәтуллина, Язилә Закирова, Диләрә Әскарова шигырьләрен исә, укучыларга Эльмира Әхмәдуллина укый.

Фото һәм хәбәр Түбән Көек мәктәбе сайты мәгълүматлары нигезендә язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев