Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең авыр хәлле гаиләләрен бүләкләделәр

Район янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге тарафыннан ведоствоара исәптә торган авыр хәлле гаиләләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Әлеге чара социаль яклау, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Торак" операциясе кысаларында үткәрелде. Аның төп максаты - имин булмаган мондый гаиләләрдә янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү. Янгын куркынычсызлыгы инспекторы Илшат Махмутов һәм әлеге бүлекнең җитәкче...

Район янгын күзәтчелеге эшчәнлеге бүлеге тарафыннан ведоствоара исәптә торган авыр хәлле гаиләләргә махсус бүләкләр тапшырылды.

Әлеге чара социаль яклау, авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә "Торак" операциясе кысаларында үткәрелде. Аның төп максаты - имин булмаган мондый гаиләләрдә янгын чыгу куркынычсызлыгын тәэмин итү. Янгын куркынычсызлыгы инспекторы Илшат Махмутов һәм әлеге бүлекнең җитәкче урынбасары Рифнур Сагитов һәр гаиләгә янгын сүндергеч һәм автоном янгын чыгуын хәбәр итү җайланмасын бүләк иттеләр.Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге чараны тормышка ашыруда спонсорлар да ярдәм иткән. Аларның берсе - эшмәкәр Айдын Насыйров.
Дөрестән дә, мондый гаиләләрдә янгын чыгу куркынычы бүтәннәренә караганда бермә-бер артык. Ни өчен дигәндә, гадәттә, андыйларның я әнисе яки әтисе спиртлы эчемлекләр белән мавыга. Еш кына өйдә тәмәке тарту да күзәтелә. Әлеге рейд вакытында да гаиләләрнең берсенә килеп керүгә, борынга тәмәке исе бәрелде. Бу очракта янгын килеп чыгуы да хәзер. "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Гүзәлия Садретдинова сүзләренә караганда, мондый куркыныч авыр хәлле саналган һәр гаиләгә диярлек яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев